Корбан гаете көнендә Казанның күпфункцияле үзәкләренең кабул итү вакыты үзгәрә

20нче июль Татарстанда ял көне булганлыктан Казанның күпфункцияле үзәкләренең эш графигына үзгәрешләр кертелә.

Корбан гаете көнне «Мои документы» офислары эшләмәячәк, ә 19нчы июльдә аларның эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Зареченский, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Көньяк, Совет, Дәрвишләр, Юдино бүлекләре һәм «Салават күпере» торак комплексында урнашкан бүлек, шулай ук Идел буе бүлегенең өстәмә офислары 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул итә.

Мәскәү һәм Авиатөзелеш бүлекләрендә халыкны 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.


Фикер өстәү