Татарстанда коронавирус кичергән кешеләр җентекле диспансеризация уза

Татарстанда коронавирус кичергән кешеләр өчен 1 июльдән җентекле диспансеризация башланган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, коронавируслы авыруларны дәвалау эшенә карамастан, «амбулатор, стационар, югары технологияле медицина ярдәме туктап тормый». Ул диспансеризациягә зур игътибар бирелүен әйтте.

«Бүген ковидлы авыруларга медицина ярдәме күрсәтү өчен, 48 медицина учреждениесендә 4335 ятак урын исәпләнә», — диде Илдар Фатыйхов.


Фикер өстәү