Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Бердәмлек» ислам үзәген ачты

Бүген Биектау авылында «Бердәмлек» ислам үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Бердәмлек» Биектаудагы бишенче мәчет булачак. Шунда ук район мөхтәсибәтен дә урнаштыру планлаштырыла. Ислам үзәгендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү курслары, шулай ук җирле имамнар өчен квалификация күтәрү оештырылачак.

ТР Президенты Биектау халкын истәлекле вакыйга белән котлады һәм төзелештә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бердәмлек» үзәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, татар телен һәм Ислам мәдәниятен саклап калуга ярдәм итәчәк. Мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирелүе куандыра», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул Ислам үзәгендә Казанның әйдәп баручы мәдрәсәләренең берсе филиалын оештырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Кәлимуллин «Бердәмлек» ислам үзәге нигезенә беренче ташны 2015 елда салганнарын искә төшерде. Гыбадәтханә корылмасын булдыруга районның күп кенә халкы үз өлешен кертте.

Татарстан мөфтие билгеләп үткәнчә, үзәк ачылышы Корбан бәйрәме алдыннан уза, һәм ул чарада катнашучыларны мәшһүр мөселман бәйрәме белән котлады.

Ачылу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов Ислам үзәген, гыйбадәт кылу залларын һәм уку классларын карап чыкты. Биш сыйныфта бер үк вакытта 60ка кадәр бала шөгыльләнә ала. Шулай ук ислам үзәгендә ашханә, ике ял бүлмәсе һәм конференц-зал да бар.


Фикер өстәү