Идел буен Чернышенко күзәтәчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин федераль округларга куратор булачак вице-премьерларны билгеләде.

Дмитрий Григоренко – Үзәк,  Виктория Абрамченко – Себер,  Татьяна Голикова – Төньяк-Көнбатыш,  Юрий Борисов – Урал,  Марат Хөснуллин – Көньяк,  Дмитрий Чернышенко – Идел буе,  Александр Новак – Төньяк Кавказ, Юрий Трутнев Ерак Көнчыгыш федераль округы өчен җавап тотачак.

Михаил Мишустин әйтүенчә, һәр куратор үзенә беркетелгән округта социаль үсеш, бюджет акчасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын күзәтеп торачак. Кураторларның эшчәнлеген төбәкләр үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе кысасында килештерәчәкләр. Аны Марат Хөснуллин җитәкли.


Фикер өстәү