Владимир Путин Корбан гаете белән котлады

Корбан бәйрәме әйләнә-тирәдәгеләргә карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәткә өйрәтә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үзенең котлавында әйтте.

«Бу борынгы бәйрәм, аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, дин тотучыларны ислам чыганакларын һәм кыйммәтләрен сакларга өнди. Мәрхәмәткә, гаделлеккә һәм иминлеккә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәткә чакыра», — диелә Россия Диния нәзарәте сайтында бастырылган телеграммада.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, дөнья диннәре нигезендә ята торган барлык югары гуманистик, әхлакый идеаллар көчле берләштерә торган көч булып хезмәт итә, җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытырга һәм халкыбызның мәдәни күптөрлелеген, үзенчәлекле традицияләрен саклап калырга ярдәм итә.

Соңыннан Владимир Путин мөселманнарга сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде.


Фикер өстәү