Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.
«Татар әдәбияты тагын югалту кичерә — күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова 93 яшендә арабыздан китте», — дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Татарстан Язучылар берлеге идарәсе мәрхүмәнең якыннарына, туганнарына сабырлык тели. Корбан гаете алдыннан бакыйлыкка күчкән каләмдәшебезнең гүре нурлы булсын», — диелә хәбәрдә.