Казан гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булган. Аның җинаять кылган вакытта үз-үзен белештермәве ачыкланган. Бу хакта бүген, 21 июльдә, «Газета ОНК» — Җәмәгать күзәтү комиссиясенең рәсми интернет басмасы хәбәр итте.

Газета хәбәренә караганда, мондый нәтиҗәне В.П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясенең фәнни үзәге белгечләре чыгарган.

11 майда булган Казан фаҗигасы Татарстанны гына түгел, бөтен дөньяны тетрәндерде. 19 яшьлек Илназ Галәвиев элек үзе белем алган 175 гимназиягә һөҗүм итте. Анда тугыз кешенең гомере өзелде, аларның җидесе мәктәп укучылары иде. Тагын 23 кеше зыян күрде, аларның күбесе балалар.


Казан гимназиясендә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевның экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды” язмасына фикерләр

  1. Бер кеше утергэн очен купме срок бирэлэр 8/9 ел, 9 кешегэ 80 ел, зыян куручер бик куп, так что 100 ел по жизненно

Җавап Отменить ответ