2032 елда Олимпиада Австралиядә узачак

2032 елда 35 нче Җәйге Олимпия уеннары Австралиянең Брисбен каласында узачак. Бу хакта Токиода Халыкара Олимпия комитеты сессиясе утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Олимпия Уеннарын кабул итү хокукы өчен көрәштә Брисбен Доха (Катар), Будапешт (Венгрия), Рейн-Рур (Германия), шулай ук Чэнду һәм Чунцин (Кытай) калаларын артта калдырды.
Моңа кадәр Олимпия Уеннары Австралиядә 1956 (Мельбурнда) һәм 2000 елларда (Сиднейда) узган иде инде.


Фикер өстәү