Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Венгрия ягы чакыруы буенча Будапештта эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министрына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, ике якның хезмәттәшлеге күптәнге булуын билгеләп үтте.

«Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлек Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында үсә. Дөньядагы вәзгыятькә карамастан, безнең мөнәсәбәтләр барыбер тотрыклы һәм дустанә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Венгрия товар әйләнеше ике тапкырдан артып, якынча 1 миллиард доллар тәшкил итә.

Венгрия Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде.

«Безгә килүегез өчен рәхмәт, бу безнең өчен зур хөрмәт. Бездә иртәгә милли бәйрәм узачак, һәм без аны дусларыбыз белән бәйрәм итәргә яратабыз», — дип җылы сәламләде Виктор Орбан Рөстәм Миңнехановны.

Әңгәмә барышында премьер Татарстанга соңгы визитын искә төшерде. «Безне Казанда нинди кунакчыллык белән кабул иткәннәрен беркайчан да онытмаячакбыз», — дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү