Кытай Казанга кадәр турыдан-туры рейслар ачачак

Кытайның Казандагы консул-атташесы Чэнь Божуй Кытайның Казанга кадәр туры авиарейс ачу темасын эшләвен хәбәр итте. Бу хакта ул VI Глобаль яшь дипломатлар форумы кысаларында белдерде.

Аның сүзләренчә, Кытай ягы Идел буе федераль округыннан авиарейс ачарга тели. Ул Кытайның Россиядә алты генераль консуллыгы һәм илчелеге, барлыгы җиде дипкорпусы бар, дип билгеләде.

Дипломат сүзләренчә, Кытай рейс ачу мәсьәләсен мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә ниятли, хәзер фикер алышулар бара.


Фикер өстәү