Разия Мәхмүтова: Бер балам озак яшәмәде, икенче көнгә үлде. Икенче улымны ток сукты…

Үзе тигезлектә үскән кеше ятим хәлен аңламаска да мөмкин. Ә «әти», «әни» сүзләрен әйтергә интеккән кешегә һәр ятим якын. Ул кешедә үксезләр өчен җылы табыла. Чирмешән районының Утыз Имән авылында яшәүче Разия Мәхмүтованың да йөрәге тулы ярату. 86 яше белән бара торган әбекәй оныклары өчен утка-суга керергә әзер. 

– Әтием ятим үскән минем. Кечкенәдән өебездән кеше өзелмәде. Апам пешерергә оста иде. Кергән кешене сыйлап чыгардык. Әтинең юмартлыгы, кешелеклелеге безгә дә күчкән, – дип искә ала Разия әби. – Без 6 бала идек. Инде берсе дә исән калмады. Миңа Аллаһы Тәгалә гомерне кызганмаган. Яхшылыкларым өчен дип биргәндер инде.

Разия апа ире Азат белән 50 ел гомер кичерә. Ул аңа дүртенче хатын булып кияүгә чыга. Азат абыйның беренче хатыны ике баласын ятим итеп үлеп киткән була. Аннан соң тагын ике тапкыр өйләнә әле. Әмма яшәп китә алмыйлар. Разия апа аңа ятим балаларны кызганып чыга. Иренең ике баласын да үстерә, уртак 4 балалары була. Гомере буе колхозда эшли. Сыерын да сава, басуына да өлгерә. Ире агач эше остасы була. Тормышта төрле чаклар булса да, зарланмый әбекәй. Бала хәсрәтләрен дә сабырлык белән җиңә.

– Ирем белән яхшы тордык. Күзләр белән генә сөйләшә идек без. Сабырлыгым  булышты. Язмыш сынады инде ул, бәбкәм. Бер баламны табиблар ярып алдылар. Ул озак яшәмәде, икенче көнгә үлде. Икенче улымны ток сукты. Фәрит белән Хәмитнең яшь аралары бер ел да юк иде. Алар гел бергә булдылар. Мунчага бергә керәләр иде. Юынып кайтканда, токка эләктеләр. Фәритемне коткарып калдык, Хәмитем үлде. Ике балам исән-сау. Халидә бик сирәк кайта. Хәлитем ташламый инде. Ни генә булса да, янымда ул, – ди Разия әби.

Аны авылдашлары да хөрмәт итә. Барысы да мактап телгә ала. Сеңлесе Әлфиянең тәрбиягә алган кызы Алсуны да үстерә әле ул. Алсу башта ятимнәр йортында яши. Инде гаиләле булдым дигәч кенә, әтисе үлеп китә, аннан соң 15 яшендә әнисез дә кала. Чит күрмиләр аны. Алсуны башта апасы Халидә тәрбияли, 11 нче сыйныфта Разия әбисенә кайта.

– Әнинең апасы булса да, без аңа әби дип эндәштек. Әниемнең әти-әнисе яшьли үлгән иде. Шуңа да зур апасы әби булды. Ул мине бик яратып үстерде. Үзем дә әбием белән бабаем янында тынычлык таптым. Әби мине дөрес тәрбияләде. Үзе колхозда эшләгәч, мине укытасы килде. Гел: «Кеше бул!» – дип торды. Шөкер, әби теләгәнчә булды барысы да. Укыдым да, шәһәрдә дә яшим, гаиләм дә бар, – ди Алсу.

Әбисен бик ярата ул. Кечкенә балалары булгач, янына еш кайта алмаса да, йөрәге белән әбисе янында инде. Хәер, әле менә Разия апа да, мин 86да, дип тормаган, Алсу икенче кызын тапкач, бәби күрергә дип, Чирмешәннән Казанга килгән. Кулында бары тик кызының телефон номеры гына була. Ничек итсә итә, кешеләрдән ярдәм сорап, кызына Казанда икәнен хәбәр итә. «Бик күрәсем килде», – ди Разия апа.

Алсуы кебек кадерләп үстергән тагын бер баласы бар аның. Кызының кызы Гөлинәне дә үз канаты астына сыендыра ул. Гөлинә, 6 нчы сыйныфта укыганда, әби белән бабай янына күченеп кайта.

– Күңелеңдә яхшылык бар икән, кешеләрне яратып була. Гомерем буе яныма ятимнәр җыелды. Иремнең ике баласы да исән түгел инде. Аларның балалары әле дә хәлемне сорап тора. Бар теләгем – ике кызымның бәхетле булуын күрү. Алсуым өчен сөенәм. Намазга басты, ире дә акыллы, кода-кодагыйлар да үзләренең балалары кебек кабул иттеләр. Минем күңел тыныч. Әле менә яныма кайтып тордылар. Алсуым бөтен җиремне ялт иттерде. Шул арада әнисенең чардуганнарын да буяп кайтты. Бик мәгънәле бала. Кешеләргә ачу сакламый. Ташлап калдырган әнисен дә эзләп тапты. Аңа ачу саклаудан ни файда? Кем хаталанмый инде… – ди Разия апа.

Алсу үзе әбисенә бик рәхмәтле. Иң авыр чакларда терәк булды, ди.

– Безнең әби беркайчан да тегеләй-болай эшлә дип өйрәтмәде. Әйткән сүзеңне тыңлар иде. Хуплады да. Үсендерә белде. Ул булганда, мин әле дә сабый. Исән генә булсын, телефоннан тавышын ишетсәм дә, мин бәхетле, – ди Алсу.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү