Иммунитетны ничек күтәрергә? Нинди анализлар бирергә?

Бер көнне укучыбыздан түбәндәге эчтәлектәге хат алдык. «Җәй буе салкын тиеп, йөткереп авырдым, көзгә керергә дә куркыта. Иммунитетны ничек күтәрергә? Нинди анализлар бирергә икән?» – дип киңәш сораган ул.

Әлеге сорауны Казан шәһәренең 3 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты, гирудотерапевт Гөлия ГЫЙМАДИЕВАга юлладык.

Гөлия ГЫЙМАДИЕВА

– Иммунитет – организмның төрле авыруларга каршы тора алучанлыгы. Ул безнең организмның бөтенлеген саклауда бик зур роль уйный. Иммунитет карында чакта ук формалаша. Ул нык булсын өчен, иң беренче чиратта, дөрес тукланырга, йокы туйганчы йокларга, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга, ешрак саф һавада йөрергә кирәк. Физик кына түгел, рухи сәламәтлек тә бик мөһим. Организмга нинди витамин, файдалы матдәләр җитмәвен дә даими рәвештә контрольдә тотарга кирәк.

– Йоклаганда организм яңара, яңадан тугандай була. Иммунитетның ныклыгы да турыдан-туры биоритмнарның саклануына бәйле. Шуңа күрә даими рәвештә йокысын туйдырмый яшәгән кеше ялкынсынуларга да тизрәк бирешә. Иммунитет нык булсын өчен, кичке сәгать унга кадәр йокларга ятарга, бүлмәне яхшылап җилләтергә, яктылык төшми торган караңгы бүлмәдә йокларга кирәк. Йоклар алдыннан 200–400 мг магний эчү дә файдалы. Магнийлы ванна керү дә киңәш ителә. 500 грамм тозны суда эретергә дә, берничә аш кашыгы сода кушарга кирәк. Магнийлы ванна керер алдыннан 1 стакан су эчәргә киңәш ителә. Балаларның табан асларын магний мае белән массажлау да яхшы.

– Иммунитетның ныклыгы 70–80 процент очракта эчәклекнең торышына бәйле. Ул иң зур иммун әгъза санала. Аның гомуми озынлыгы – 7–9 метр. Микрофлорасы чиста булган эчәклек организмны төрле инфекцияләрдән саклый. Ул организмнарны токсиннардан да арындыра. Чипсы, фастфуд, камыр ризыклары ашау, рационда клетчатка аз булу, составында буягычлар, шикәр күп булган ризыклар эчәклеккә зур зыян сала. Көндәлек туклануда глютенлы ризыкларны (он, токмач, камыр ризыклары һ.б.) да чикләргә кирәк. Алар урынына аксымга (ит, йомырка, кәҗә сөте, балык), витамин, минералларга, майларга бай ризыкларга, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү әйбәт. Ашказаны яхшы эшләгән кеше, суган, сарымсак белән дуслашып та, иммунитетын ныгыта ала.

– Иммунитет нык булсын өчен, көн саен С витамины эчү дә хәерле. Балалар өчен аның күләме 100–250 миллиграммнан да артмаска тиеш. Өлкәннәргә исә көнгә ике тапкыр 500 мг күләмендә эчәргә киңәш ителә.

– Ялкынсыну – организмның реакциясе. Шуңа күрә аның ни дәрәҗәдә нык икәнен белү өчен, иң беренче чиратта организмда ялкынсыну бармы-юкмы икәнне ачыкларга кирәк. Моның өчен гомуми кан анализы тапшырып, ферритин, СРБ, СОЭ, фибриноген, холестерин күләмен тикшертергә кирәк.

– Бүген күпләр иммунитетны БАДлар ярдәмендә күтәрергә тырыша. Аларны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Шәхсән үзем моңа уңай карыйм. Организмга булышырга кирәк. Әгәр без бернинди радиация, телефоннар булмаган, экологик яктан чип-чиста җирдә яшәп, тулысынча табигый ризыклар белән генә тукланып торсак, БАДларның кирәге юк дип өздереп әйтер идек. Әмма бүгенге тормышыбыз моның нәкъ киресен дәлилли. Әйтик, D витамины да организмга җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе кереп торырга тиеш. Кеше хәтта диңгез буенда да кирәкле күләмдә D витамины җыеп бетерә алмый. Шуңа күрә бу очракта БАДларсыз булмый. Әмма аларны үз белдегең белән түгел, махсус анализлар тапшырып, табиб белән киңәшләшкәннән соң гына эчәргә ярый. Чама хисен югалтырга ярамый.

Гөлия Гыймадиевадан иммунитетны ныгыту өчен киңәшләр

– Сары мәтрүшкә төнәтмәсе иммунитетны ныгыта. Моннан тыш ул тынычландыра, организмдагы ялкынсынуны киметә, кан әйләнешен дә яхшырта. Аны ясау өчен 5 грамм сары мәтрүшкәгә 200 мл кайнар су салып төнәтергә кирәк. Шуны көнгә ике тапкыр ярты стакан күләмендә эчәсе. Әлеге төнәтмәне йоклар алдыннан эчсәң дә файдалы. Аны йөкле, бала имезгән хатын-кызларга эчү киңәш ителми.

– Тешләрне кокос мае белән чайкау да файдалы. Аны шундук төкереп ташларга ашыкмагыз. Биш минут дәвамында авызны, тамакны кокос мае белән чайкап торуның шифасы да әйтеп бетергесез зур.

– Ромашка да иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Ул ялкынсынуларны бетерә. Кан әйләнешен яхшырта, авыртуны баса. Аның төнәтмәсен ясау өчен, 5 грамм ромашкага 1 стакан кайнар су салып, 10 минут көтәргә кирәк. Шуны 0,5 стакан күләмендә йокларга бер сәгать кала эчәргә.

– Ак чыршы согы да шифалы. 150 мл җылымса суга 25–35 тамчы ак чыршы согы салып, көнгә бер тапкыр эчәргә кирәк. Бер искәрмә бар: аны ун яше тулмаган балаларга эчәргә ярамый.

– 1–2 канәфер бөртеген чәйнәү дә иммунитетны ныгытуга зур өлеш кертә. 1 чәй кашыгы канәфер яфрагын кайнар суда төнәтеп эчәргә дә мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү