Эмиль Җәләлетдиновның хатыны коронавирустан вафат булган

Кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның бик күп еллар телевидениедә эшләп лаеклы ялга чыккан тормыш иптәше Венера ханым коронавирустан вафат булган, дип хәбәр итә Матбугат.ру.

Журналистларга биргән бер интервьюсында Эмиль Җәләлетдинов гаиләсе турында болай дип сөйләгән:

– Минем яраткан Венерам бар. Без аның белән инде 41 ел торабыз. Ул телевидениедә режиссер булып эшләде, аннан соң лаеклы ялга чыкты. Мәскәүдә яшәүче, Артур исемле 4 яшьлек оныгыбыз бар, Элина исемле оныгыбыз Казанда тора. Мәскәүгә барып, оныгымны күреп кайтырга кирәк әле. Аның белән телестудиядә тапшыру вакытында таныштык.

Күзем төште дә үземнеке иттем. Ә телестудиягә мин концерт куярга килгән идем. Венера җырлавымны ярата. Сүзгә килгәндә ачуланышып алабыз, аннары җиңел генә үткәреп җибәрәбез. Бетте-китте. Тынычлап яшәвебезне дәвам итәбез. Венераның да, минем дә ачу хәтердә калмый. Бер-беребезгә ачу саклый белмибез. Хатынга авырга туры килде. Филармониядә эшләгәндә сигезәр айга чыгып китә идем. Ә хатыным гел ялгыз, бала белән кала иде. Артист тормышында бала үстерү бик кыен эш. Һәркөн күз-колак булу кирәк, ә җырчы була торып кайда инде… Бала үстерү хатын җилкәсендә булды. Диана исемле беренче кызым бар иде, музыка юнәлешен сайлады, консерваториягә укырга керде, әмма укып бетерә алмыйча ташлады. «Акчасы юк, мин аны бетереп кая барам?» — диде. Дуслары консерватория тәмамлап, музыка мәктәпләренә генә урнаша алды. Югыйсә, менә дигән сәләтле пианистлар иде. Диана икенче юлдан китте.

Тормышын рәтләде, ләкин саулыгын сакламады. Авырып китте. 30 июльдә 39 яшь тулырга тиеш иде, рактан вафат булды. Шундый хәлләр. Барысы да йөрәктә калды. Ул авыр нәрсә. Аны онытып булмый. Бөтен балачаклары күз алдымда булды. Фотога карыйм да, һаман искә төшерәм. Депрессиягә бирелмәдем, чөнки музыка бар. Җырларга, концертларда катнашырга кирәк. Күңелемне музыкага бушатам.»


Фикер өстәү