Мәктәпләрдә икенче чит тел мәҗбүри булмаячак

5 нче сыйныфтан башлап, икенче чит телне укыту–укытмауны әти-әниләр үзләре хәл итә. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әнә шулай дип белдерде.

2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк федераль белем бирү стандартларында каралганча, икенче чит телне әти–әниләр гаризасы буенча гына сайлап булачак. Аларның килешүе нигезендә программага быел ук үзгәрешләр керергә мөмкин.

“Россия газетасы” уздырган сораштыру нәтиҗәләре әти-әниләрнең 65,4 процентының мәктәпләрдә икенче чит телне укыту белән канәгать булмавын күрсәткән. Алар фикеренчә, күпчелек укучылар өчен ул кирәк түгел.


Фикер өстәү