Казан бистәләренең берсендә яшүсмер күрше этләренә агулы ризык ашаткан

Казанның Борисоглебское бистәсендә яшүсмер күрше этләрен агулаган. Зыян күргән этнең берсе көзән җыерып үлгән. Әлеге хәл күзәтү камерасына эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителде.

Кадрда урамнан ир кеше белән бер малайның үтеп китүе күренә. Бераздан яшүсмер койма янына килә һәм аның астыннан сарделькилар ташлый. Этләр аны ашыйлар һәм аларның берсе ике сәгатьтән көзән җыерып, тилмереп үлә. Икенчесе турында мәгълүмат юк.

Бистәдә яшәүчеләр моңа кадәр дә ир белән малайның хайваннарга карата үзләрен дорфа тотуларын күргән булганнар.

Хәзер әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү