Каһвәсез дә яшәп булыр, ә иписез булырмы?

Җир шары глобаль бәла-казалар зонасында әйләнүен дәвам итә. Бер җирдә су басса, икенче урында тамчы яңгырга интегәләр. Эсселекнең ни икәнен белмәгән төбәкләр кайнар кояш кызуыннан интексә, минуслы температура турында ишетеп кенә белгән илләр котып салкыннары кичерә. Коронавирус пандемиясе дә чигенергә уйламый.

Глобаль катастрофаларга акча станокларының фантастик тизлектә әйләнүе кушылгач, мәйданга бөтендөнья масштабындагы зур инфляция чыга. Иң аянычы: яшәеш өчен мөһим булган продуктларга бәяләр арта. Бразилиядән хәвефле хәбәрләр килә. Каһвә игү өчен иң уңайлы климат шартларына ия булган бу илдә соңгы көннәрдә минуслы һава торышы урнашкан. Санаулы минутлар эчендә быелгы уңыш юкка чыккан, алдагы ел уңышына да өмет юк. Күп кенә фермерлар каһвә агачларын кисеп, яңаларны утыртырга туры киләчәген әйтәләр. Каһвәгә бәяләр кисәк килгән салкыннар кебек кинәт өскә сикерделәр һәм соңгы 6,5 еллык түшәмгә җиттеләр. Башта каһвәне читкә сатучылар быелгы уңыш 1–2 миллион капчыкка кимрәк булыр дип санасалар, хәзер югалтулар 4,5 миллион капчык күләмендә бәяләнә. Болай да корылык сәбәпле уңыш түбән булган, хәзер хәл тагын да аянычрак.

Каһвәсез дә яшәп була, билгеле. Әмма бәяләр күтәрелү эстафетасында төп азык-төлек товарларына бәяләр дә үзара узыша. Азык-төлек инфляциясе планета масштабында соңгы ун еллык рекордны яңартырга җыена. Бәяләр индексы үткән елгы белән чагыштырганда 33,9 процентка арткан. Бөртеклеләр уртача 33,8 процентка бәя яңартканнар, кукуруз рекорд куйган – 72 процентка кыйммәтләнгән. Бодай инфляциясе – 31 процент.

Британ Колумбиясендә (Канададагы провинция) янгыннар сәбәпле тимер юл хәрәкәте тукталган. Экспортка ашлык ташучы вагоннар атналар буе тик торган. Фермерлар кайнар кояш астында көйгән уңышны өлгермәгән килеш терлек азыгы итеп сатарга мәҗбүр булганнар. Европа һәм Кытай фермерлары су басулар нәтиҗәсендә зур югалтулар кичерә. Дөньякүләм азык-төлек инфляциясе спираленең рекордлы дәрәҗәдә бөтереләчәгенә беркем дә шикләнми.

Болай да социаль тетрәнүләрдән интеккән Җир шарында фетнәнең яңа күтәрелеше көтелә. Фәкыйрь илләрдә ачлык проблемасының кискенләшүе гыйсъянчылыкның яңа зур дулкынын вәгъдә итә. Бүген үк инде яшәешнең тектоник плитәләре нык селкенеп, тетрәүләр кичерүче илләр саны арта. Иранда инде берничә көн рәттән су җитмәү сәбәпле, күп меңләгән кеше катнашында протест җәелә. Дефолтлар һәм валюта түнтәрелешләреннән интеккән илләрнең халыклары урамнарга чыга. Шәһәр урамнарында хаос һәм мародерлык тантана иткән илләр исемлеге киңәя.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү