Укучыларга – кайнар ризык, сабыйларга бакчада урын булачак 

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында бу мәсьәләләр белән генә чикләнеп калмыйча, балаларны тормышка өйрәтү турында да сөйләштеләр. Дөрес, башта алар хакында халыкның да фикерен белешкәннәр. 

Суынмый торган тема

Быел республикадагы 97,9 процент (436 мең) укучы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныфларда белем алучыларның барысына да (210 меңгә якын укучы) өлеш тигән. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы яңа уку елына шикәр һәм «Целиакия» авырулары булган балалар өчен махсус меню әзерли. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, аш әзерләүчеләрнең эше арта бара. Ә хезмәт хаклары – шул ук. Иҗтимагый совет әлеге мәсьәләнең дә контрольдә тотуларын искәртте. Искәртте, әмма кайчан хәл ителеп бетәчәгенә аныклык кертмәде.

Кечесенә дә урын кирәк

Сабыйлар тәрбия алырга тиеш. Бу өлкәдә гаиләнең роле бәһасез булса да, сабыйларга бакчада урын әзерләү мәсьәләсе дә «кайнар»лар рәтендә. Бигрәк тә Казанда һәм башкала тирәсендәге районнарда ихтыяҗ зур. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Казанда – биш, Чаллыда – өч, Питрәчтә – ике, Әлмәт, Лаеш һәм Биектау районнарында берәр балалар бакчасы ачарга ниятлиләр.

– Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысасында, Казанда – өч, Балтач районының Норма авылында тагын бер бакча төзелә, – диде мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова.

Эшләргә өйрәтәбез

Кечедән зурга күчсәк, Татарстанга эштән курыкмаучы белгечләр кирәк. Шуңа бәйле рәвештә заманча мөмкинлекләргә ия һөнәри белем бирү оешмаларының санын арттыру максаты куелган. Әлегә аларның саны 41 булса, тиздән алар 43кә җитәргә тиеш. Казан радиомеханика колледжы һәм В.П.Лушников исемендәге Казан нефтехимик колледжы да алар рәтенә керәчәк.

Мондый оешмаларны заманча инфраструктура белән тәэмин итү аларга ресурс үзәге статусын алырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә һөнәри белем алучы егет-кызларның эш бирүчеләр белән элемтәсен ныгыту, белем белән бергә тәҗрибә дә туплау, яхшы белгечләрне җәлеп итү – кыскасы, ниятләр зурдан, мөмкинлекләр генә булсын.

Унберенчегә кем калыр?

Безгә югары белемле белгечләр һәрвакыт кирәк. Шул нисбәттән, министрлыкның халык белән берлектә тупланган бурычлары исемлегенә 9 нчы сыйныфтан соң калучыларның санын 48 процентка кадәр арттыру да кергән. Быел 9ны бетергәннәрнең исә 47,3 проценты 10га бара. Шул ук вакытта Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Минзәлә, Тукай һәм Чирмешән районында егет-кызларның өчтән икесе мәктәптән китә.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү