100 яшьлек Фәүзия Йосыпова турында туганнары: «Өйнең яме ул»

Мамадыш районның Түбән Шүләнгәр авылында туып үскән Фәүзия Йосыпова күптән түгел 100 яшен тутырды. Ул 99 яшенә кадәр авылда энесенең хатыны белән яши.  Киленнәре 88 яшендә үлеп киткән, Фәүзия апаны аның улы Фараим үз гаиләсенә ала. Шулай итеп әби Мамадышка күченә. Әбекәй әле дә хәрәкәттә, үз акылында, йорт эшләренә дә булышырлыгы бар икән. 

– Без ирем белән бер авылдан. Ике йорт аша гына яшәдек. Мин аларның гаиләсен күреп үстем, – дип сөйли Фараимның хатыны Мәдинә апа. – Каенатамның ике сеңлесе дә кияүгә чыкмый калганнар иде. Каенанам шушы йортка килеп булып төшкән. Бик акыллы, үткен, булган хатын иде. Каенатам да туган хакын хаклаучы булды. Сеңелләрен бер дә какмады, хатынына сүз әйттермәде. Гомере генә кыска булды. 57 яшендә үпкәсендә яман чир таптылар. Эшләп йөргән җиреннән үлеп китте. Ирем дә шундый. Апабыз ялгыз калгач, аяклары авырта башлагач, безгә алып киләбез, диде. Нинди каршы килү, ди, бик сөенеп кабул иттек. Фәүзия апа гомер буе колхозда сыер сауган. Үзе әйтүенчә, 55 ел фермада эшләгән. Әллә нинди медальләре бар. Эш дип кияүгә дә чыкмый калган инде ул.

Фәүзия әби үз аягында йөри, ди. Бик чиста-пөхтә. Үз яулыкларын да юып куярга ярата икән. Гел нидер эшлим дип кенә тора, савыт-саба юарга да бик риза, ди.

– Апабызны бик яратабыз. Ул үзе дә моны сизеп тора. Олы кешенең күңеле сабыйныкы кебек аны. Алдалап булмый. Гомергә бергә булдык. Бер йортта яшәдек. Ул – безгә бик якын кеше, – ди Мәдинә апа. – Тормыш булгач, төрлесе була. Ирем белән ике кыз үстердек. Олысының – үз тормышы, өч баласы бар. Кечесе 34 яшендә ун көнлек бала белән тол калды. Киявебез юл һәлакәтенә очрап вафат булды. 2 ел узды инде. Кызым ялгызы гына гомер итә. Кода-кодагыйларым ташламады. Алар бик тә ярдәм итеп тора…

Үз йөрәгендә борчу-хәсрәте булса да, Мәдинә апа аны башкаларга сиздерми. «Бергә-бергә вакыт узганын сизмибез дә», – ди ул.

– Фәүзия апага рәхәт булса, без шат кына. Әле аның озак еллар яшәвен телибез. Сәламәтлегеннән зарланмый, юк-бар ашамый. Тагын күп еллар яшәр дигән өмет бар. Яшәсен генә! Өйнең яме ул. Барыбызны да барлап тора. Иремне үстергән  кеше бит ул, – ди Мәдинә апа.


Фикер өстәү