Казан урамында экскаватор чокырга төшеп киткән.
Социаль челтәрләрдә чыккан фотодан күренгәнчә, Фучик һәм Вербная урамнары чатында экскаватор зур чокырга төшкән.
https://youtu.be/vPEFhd8XN04
Шаһитлар әйтүенчә, нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Берникадәр вакыттан соң экскаваторны эвакуатор ярдәмендә чокырдан чыгарганнар.