Ау сезоны: быелгы үзгәрешләр

Республикада 1 августтан ау сезоны башланды. Шул нисбәттән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 1 августыннан киләсе елның августына кадәр аучылык лимитын раслаган указга кул куйды.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә,  аучыларга киләсе сезонда 579 пошины (гомуми саннан 4,79 процент), 328 себер кыр кәҗәсен (3,22 процент), 2 селәүсенне (2,25 процент) һәм 205 бурсыкны (6,26 процент) аулау рөхсәт ителә. Комитет белгечләре тәкъдим иткән мәгълүматтан күренгәнчә, быел пошилар – 2512 башка, кыр кәҗәсе – 6223кә, селәүсеннәр 39га арткан. Ә менә республикада бурсыклар 42 башка азайган.

Июль ахырында республикада ау этләре ярдәмендә киек кошларны аулау чоры да ачылган иде. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Кагыйдә буенча, сазлык-болын киек кошларына урман үрдәге, чуллык (бекас), вак шөлди (кроншнеп), корыхтан, бибек, тулес, хрустан, зур шөлди, саз шөлдиләре, тартар, гади кугыч керә. Ау этләре булып исә ретриверлар, спаниельләр һәм барлыкка килүе турында белешмә яки таныклыгы булган легавыйлар санала. Шөлдине, зур шөлдине, зур саз шөлдиен, урман күгәрченен аулау тыела. Чөнки әлеге кошлар Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китапларына кертелгән.

Балтач районында яшәүче Линар Гыйматдинов ау сезонын түземсезлек белән көтеп ала.

– Аучылык – минем хобби. Кышын да, җәен дә  йөрим. Әти дә аучы иде, шуңа күрә үзем дә яшьтән үк аңа ияреп йөреп чыныктым. Ау эте белән куян, төлке куып үскән малай инде мин, – ди ул.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстан аучылары күп очракта үрдәк һәм каз ауларга гына йөри.

– Безнең тирәдә урманнар шәхси кулларга күчеп бетеп бара. Лицензия бирмиләр. Шуңа күрә күбрәк вак-төяк кош аулыйбыз. Шул ук вакытта берничә кеше төркем булып җыелып, кабан дуңгызы һәм поши ауларга да тырышабыз. Билгеле, лицензия биргән очракта.

Линар Гыйматдинов әйтүенчә, аның үзенә ничә ел ауга йөреп, бер тапкыр да кыр кәҗәсен күрергә туры килмәгән.

– Бездә бурсык, кабаннар күп. Селәүсенне аз очратырга була. Берара куяннарны атарга ярамады. Хәзер үрчегәч, аларга да лицензия бирә башладылар. Төп ауда эт белән йөрү кызык. Ләкин хәзер андыйлар сирәк. Этләр дә бик сирәк калды. Шуңа күрә күпләр хәзер кабан белән пошига чыгарга тырыша. Кошларны ауларга исә августта чыгабыз. Яздан бирле кулга мылтык тотмагач, аны да зур вакыйга буларак көтеп алабыз, – диде аучы.

Сүз уңаеннан, Татарстанда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән 25 аучылык биләмәсе бар. Аларның бишесе – Әгерҗедә, дүртесе – Баулыда, өчесе – Ютазыда. Азнакайда, Бөгелмәдә, Лениногорскида һәм Сарман районнарында – икешәр, Әлмәт, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай районнарында берешәр аучылык биләмәсе бар.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү