Үзмәшгуль булу өчен 250 мең сум бирәләр

Хәзер бездә социаль контракт буенча үз эшеңне ачуга 250 мең сум акча алырга мөмкин.

“Минемчә, үзмәшгульлек – социаль контракт программасында иң төп юнәлешләрнең берсе. Үз эшен башлап җибәрүчегә старт капиталы – 250 мең сум бирелә. Бу акчага, мәсәлән, кием-салым тегү яки аяк киеме төзәтү буенча гаилә остаханәсе ачарга була”, – дип искә төшергән Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Быел төбәкләргә әлеге программаны тормышка ашыруга 26,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Программа кешегә өстәмә керем чыганагы булдыру мөмкинлеге бирә. Үз эшеңне ачу өчен яңа һөнәр үзләштерергә кирәк булган очракта, уку өчен түләү дә программа хисабына хәл ителә.

Баталина аңлатып үткәнчә, социаль контракт төзү өчен мәшгульлек органында теркәлергә һәм “Работа в России” федераль порталында үз портфолиоңны урнаштырырга кирәк. Социаль контракт төзелгәннән соң кешегә бер яшәү минимумы күләмендә бер тапкыр пособие бирелә. Иң мөһиме – кеше үзенә эш тапканнан соң да өч ай дәвамында өч яшәү минимумы күләмендә акча ала. Бу эш башлап җибәрү өчен өстәмә финанс ярдәменә әйләнә.

Социаль контракт кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә акча алырга мөмкин. Моның өчен 100 мең сум бирелә. Аны алуның мәҗбүри шарты – үзмәшгуль сыйфатында теркәлү.

Программа үзмәшгуль булырга теләүчеләргә генә түгел, ә авыр хәлдә калган гаиләләргә дә ярдәмгә килә. Ата-ана икесе дә эшләп, гаиләдәге җыелма керем бер кешегә бер яшәү минимумыннан артып китмәсә, мондый гаиләгә ярты ел дәвамында акча бирелә. Гаилә аны алу өчен социаль яклау органнарына гариза тапшырып, соңгы өч айдагы керемнәре турында мәгълүматлар күрсәтә.

Әмма социаль контрактны төзүнең үз шартлары бар. Аны, социаль яклау органнары белән, керемнәре яшәү минимумына җитмәгән кешеләр һәм гаиләләр генә төзи ала.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү