Буяуны көнбагыш мае бетерә

Җәй – буяу-төзекләндерү эшләре гөрли торган вакыт.

Агач тәрәзә рамнарын буяганда бер киңәшне исегездә тотыгыз. Буярга тотынганчы, башта тәрәзә пыялаларын уксус белән сөртеп алыгыз. Алай эшләгәндә ялгыш тамган буяу тапларын бетерү җиңел булачак.

Буяу тапларын катып өлгергәнче чүпрәккә бераз гына сыек май тамызып сөртеп алсагыз да, пыяла ялт итәчәк.  Шулай ук буяганда кул-аякларга тамган буяу тапларын көнбагыш мае белән чистартсагыз, тирегезгә зыян килмәс.


Фикер өстәү