Роспотребнадзор коронавирустан ярты ел саен ревакцинация үтәргә тәкъдим итә

Коронавирусының яңа штаммнары барлыкка килү сәбәпле, Covid-19 вакциналары көчсезләнергә мөмкин. Шуңа күрә Роспотребнадзор коронавирустан ярты ел саен ревакцинация үтәргә тәкъдим итә. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«<…> тикшеренүләр һәм күзәтүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, коронавируска каршы вакциналар „дельта“ штаммына каршы көчсез булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа штаммнардан саклану өчен ярты елга бер тапкыр ревакцинация үтү кирәк», — дип хәбәр ителә РИА Новости агентлыгы хәбәрендә.


Фикер өстәү