Екатеринбургтан Мәскәүгә баручы «Россия» авиакомпаниясенең Sukhoi Superjet самолеты пассажирлары башка борт белән билгеләнгән шәһәргә юл тотты.
«5.07 сәгатьтә пассажирлар Мәскәүгә башка самолет белән очты» — дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин.
Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, бүген Екатеринбургтан Мәскәүгә очкан самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Бортта 26 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat