Пенсионерлар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясе үзгәрүе мөмкин

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар күләмнәренең үзгәрүе мөмкин. Пенсионерлар өчен түбән база тарифлары булдырылу каралачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Шәһәр инновацион технологияләре» ГАҖ генераль директоры Сергей Минко сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Әгәр пенсионер белән бергә эшкә яраклы туганы яшәмәсә, алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре бәясенең 50 яки 100 процентлы зур ташламаларга хокуклы булачак», — дип билгеләп үтте эксперт.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, дәүләт социаль юнәлешкә ныграк игътибар бирә, шуңа күрә «Торак-коммуналь хезмәтләр буенча нульле тарифлар — халыкның билгеле категорияләре өчен вакыт мәсьәләсе генә».


Фикер өстәү