Путин акчасын ничек алырга?

Президентның 2021 елның 2 июлендә кабул ителгән Указы буенча балалары булган гаиләләр яңа уку елына 10 мең сум күләмендә берьюлы бирелә торган түләү алачаклар. Әлеге түләү кемнәргә бирелә? Кайсы гаиләнең бу түләүне алырга хокукы юк? Түләүне рәсмиләштерү катлаулымы? Моның өчен документлар җыярга кирәкме? Сораулар шактый, ә бит яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге һәм башка сорауларга Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирә.

Яңа төр түләү ничә яшьлек балаларга бирелә?

– Әлеге түләү Россия Федерациясе территориясендә яшәүче РФ гражданнарына 6 яшьтән 18 яшькәчә балалар өчен, балага 2021 елның 1 сентябренә 6 яшь тулган, Указ чыккан көн – 2 июльгә 18 яше тулмаган балалар өчен бирелә. Мәктәп программасы буенча белем алучы инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле булган 18–23 яшьлекләр дә акча алачак. Соңгыларының уку факты Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар белән раслана.

Мәктәп укучыларына акчалата ярдәм нинди күләмдә һәм нинди вакыт аралыгында түләнә?

10000 сум күләмендә бу ярдәм гаиләләргә укучы балаларны яңа уку елына әзерләргә булышу максатында күрсәтелә. Аны 2021 елның 2 августында түли башладылар, түләүләр 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Түләүнең төгәл срогы гариза бирү датасына бәйле. Гаризалар 2021 елның октябрь ахырына кадәр кабул ителә.

Түләү билгеләгәндә, гаиләдә ничә бала булуы һәм гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсе исәпкә алынамы?

– Юк, түләү бары баланың ничә яшьтә булуына карап билгеләнә, ул федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Башка социаль пособиеләр билгеләгәндә исәпкә алынмый, бу төр түләү башкарма документлар буенча тотылып калына торган керем булып саналмый.  Гаиләдә 6–18 яшь аралыгында берничә бала булган очракта, аларның һәркайсы 10ар мең сум акча алачак.

Балаларның һәрберсе өчен аерым гариза язарга кирәкме?

– Юк, гаиләдә әлеге яшь аралыгында берничә бала булса да, бер гариза гына тапшырыла.

Түләүне автомат рәвештә, узган елда тапшырылган гариза буенча билгеләп булмыймы? Яңа гариза тапшыру мәҗбүриме?

– Моңа кадәр тапшырылган гаризалар буенча түләү билгеләнми. Чөнки Указда түләү гариза нигезендә билгеләнә, дип ачык язылган. Гаризалар 15 июньнән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Гадәттәгечә, гаризаны ике вариантта – Дәүләт хезмәтләре аша яки Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза юллаганда, документлар җибәрергә кирәкми, аларны Пенсия фонды башка оешмалардан үзе соратып ала. Клиентлар белән эшләү хезмәтендә шәхесне раслаучы документлар кирәк булачак.

Гаризалар теркәлү урыны буенча гына кабул ителәме?

  • Гариза белән теркәлү һәм яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Күпфункцияле үзәк аша гариза тапшырып буламы?

  • Түләү күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерелми.

Түләү билгеләнгәнен ничек белеп була?

  • Гариза Дәүләт хезмәтләре аша тапшырылган очракта, аның статусы хакындагы хәбәр шәхси кабинетка килә. Мөрәҗәгать Россия Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә теркәлеп, уңай нәтиҗә чыгарылган очракта, акча законда каралган вакыт аралыгында исәп-хисап счетына күчерелә. Карарның нинди булуын үзегез мөрәҗәгать иткән Пенсия фондына шалтыратып та белә аласыз. Тискәре нәтиҗә чыгарылу хакында хәбәр мөрәҗәгать итүчегә карар кабул ителгәннән соң 1 эш көнендә хат белән хәбәр ителә.

Гариза тутырганда хата җибәрелгән очракта нишләргә?

– Бу очракта әлеге гариза буенча җавап килгәнне көтәргә кирәк. Мөрәҗәгать кире кагылган очракта, гариза кабат языла. Хата счет номерында җибәрелсә, клиентлар белән эшләү хезмәтенә дөрес реквизитлар тапшырырга кирәк булачак.

 

  1. Акча нинди юллар белән күчерелә?

– Акча гаризада күрсәтелгән реквизитлар буенча банк картасына күчерелә.

  1. Акчаны почта хезмәте аша алып буламы?

– Юк, акча бары банктагы номиналь счетка гына күчерелә.

  1. Акча «МИР» картасына гына җибәреләме?

– Акча теләсә кайсы түләү системасының банк картасына күчерелә.

  1. Түләү билгеләүгә кагылышлы сраулар белән кая мөрәҗәгать итәргә?

– Россия Пенсия фондының теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итә, контакт-үзәкнең 8-800-600-0-357 бердәм номеры буенча шалтырата яисә Пенсия фондының социаль челтәрдәге рәсми аккаунтларында сорау бирә аласыз.

 

фото:kemerovo.bezformata.com


Фикер өстәү