Риман Гыйлемханов: Авылда гарип балалар тууын хәтерләмим

Телеэкраннарда көн саен гарип балаларны күргәч, йөрәк әрни. Нәрсә бу? Сау-сәламәт балалар сирәк туа башладымы, әллә мондый хәл элек тә булып, ата-аналар, дөресрәге, аналар, ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итмиләр идеме? Бәлки, әби-бабаларыбыз, чыннан да, үз кайгылары белән кешене мәшәкатьләргә теләмәгәннәрдер.

Үзем язам, үзем туган авылым кешеләрен барлыйм. Һәм авылда гарип балалар тууын хәтерләмим. Дөрес, сирәк-мирәк булса да аксаклар, чулаклар бар иде, әйтик, алар тумыштан гарип түгел, йә егылып, йә каядыр кысылып, йә аякларына нидер төшеп имгәнгән кешеләр иде.

Телевизордан көн саен елый-елый акчалата ярдәм сораганнарны күргәч, ниләр генә уйламыйсың. Гарип балалар тууы эчкән суларыбыз, ашаган ризыкларыбызның сыйфаты белән бәйле түгелме микән? Соңгы вакытларда экологик чиста продукция җитештерү турында сүзләр куеруы да юкка гына түгелдер бәлки. Сак кына, шикләнеп кенә язуым аңлашыладыр, сүз бит кешеләр, балалар язмышы турында бара. Шуңа күрә акча сораучылар тарафына да кыек сүзләр әйтәсе килми, бу оятсызлык булыр кебек. Шул ук вакытта теге яки бу авырудан Россиядә түгел, бары тик чит илдә генә дәвалый алулары бераз шикләндерә. Беркөнне хәтта ниндидер авырудан бары тик Сербиядә генә дәвалый алулары турында ишеттем. Ишеттем дә шаккаттым.

Хәер, шаккатарлык нәрсәләр күп әле ул. Беркөнне бер ана дөнья йөзендә гаҗәп бер дару барлыгын әйтте. Ул 150 миллион сум тора икән. Шуны бер куллану гомерлеккә җитә икән, бала да терелә ди. Ана кеше, андый акча бездә юк, зинһар, булышыгыз әле, дип бәргәләнә, елый. Тик әлеге могҗизалы даруның кайсы илдә бар икәнен генә әйтмәделәр. Бәлки, әйтергә кушмаганнардыр, башка илләр шул могҗизаның технологиясен үзләштерергә мөмкин дип уйлаганнардыр. Уйлаган булсалар, кем уйлаган – анысы да безгә караңгы. Әмма 150 миллионлык даруны берничә ана телгә алды.

Ул гарип сабыйларны нигә чит илдә генә дәвалыйлар икән соң? Россия медицинасы шулхәтле түбән тәгәрәде микәнни? Хәтта Сербия белән дә ярыша алмыйбыз микәнни? Кая инде ул Америка, Германия, Израильләр белән тартышу! Шул ук вакытта үзебездә сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлар турында да шаккатып сөйлиләр һәм тагын шул ук вакытта дип әйтик инде, бездә, төчкерсә дә, чит илгә барып дәваланучылар бар.

Телеэкраннар аша ярдәм сорау чит илләрдә дә бар инде ул. Моннан унҗиде ел элек миңа Төркиядә булырга туры килде. Истамбулда «Заман» газетасы редакциясенә кереп, баш мөхәррир белән сөйләшеп утырган идек. Сүз ара сүз китеп: «Авыруларга ярдәм сорап телевизор аша мөрәҗәгать итү сездә дә бар икән», – дидем. Баш мөхәррир әйтүенчә, нәрсәгәдер мохтаҗ кешенең хәленә керү – табигый. Тик анда ярдәм башкачарак оештырыла икән. Телевизордан нәкъ бездәге шикелле сюжет күрсәтәләр, әмма, бездәге шикелле, ниндидер дару һәм ниндидер илгә дәваланырга бару өчен ниндидер счетка акча күчерү юк.

Сюжетны караганнар арасында бер мәрхәмәтле бай табыла икән дә, үзенең ярдәм итәргә алынуы турында телевидениегә хәбәр бирә икән. Авыру, аның гаилә хәлләре белән таныша, табиблар белән дә киңәшә, тиешле акчасын да күчерә һәм нәтиҗәсен  күргәнче ярдәменнән ташламый ди. Хәзер, бәлки, барысы да үзгәргәндер. Әмма бу хәл мине бик кызыксындырган иде. Үзебездә дә шул рәвешле ярдәм оештырып булмас микән, дип тә уйлаган идем. Кеше бит үзе биргән акчаның ни рәвешле тотылуы белән кызыксынмый калмый, кешенең табигате шундый. Әгәр, мәсәлән, әлеге дә баягы 150 миллионлык дарудан терелгән баланы телевизордан күрсәтсәләр, мондый могҗизага медицина әһелләре аңлатма да бирсә, вәт шәп булыр иде. Ә бездәге видеоклиплар кешедә кызгану хисләре уятып, акча җыюга гына корылган кебек. Кайчак, илдә бизнесның тагын бер яңа төре барлыкка килмәде микән, дип тә уйлап куясың. Гел әйтә торган сүзләрем белән язмамны тәмамлыйм: «Ялгышкан булсам гына ярар иде». Бизнесның яңа төре турында әйтүем бу.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү