Җәяүлеләр юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән велосипедчыны машина астыннан чыгарганнар

Омск шәһәрендә юл-транспорт шаһитләре велосипедчыны машина астыннан чыгару өчен берләшкәннәр.

39 яшьлек ир-ат КИА машинасы белән бәрелгәннән соң юлга ава. Узып баручы Тайота машинасы туктап өлгерми һәм велосипедчы машина астында кала.

Ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзер ул хастаханәдә.


Фикер өстәү