Бу хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында туры эфир вакытында хәбәр итте. Ләкин Татарстанның атказанган артисты кай җиренә операция ясавын әйтми, бер ханымның ничә сумга төшә дигән соравына да җавап бирмәде: «Барсы да узгач, бәяләрен дә бөтен нечкәлекләрен дә язармын. Хәзер бу хакта сөйләшәсем килми» ди ул.
Шулай ук җырчы аэропортка җыенганда кечкенә улы — Куян блогерның «Әти син кая барасың» дигән соравыннан елап җибәрә язуын да әйтте. Фирдүскә тизрәк савыгып кайтуын теләп калабыз.