Татарстанның спорт министры: «Безнең спортчыларның Олимпиададагы чыгышларыннан канәгать калдым дип әйтә алмыйм»

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республика спортчыларының Токиода узган Олимпиададагы чыгышларына карата фикерен белдерде. 

Владимир Леонов әйтүенчә, ил җыелма командасы гомумән алганда лаеклы чыгыш ясады. “Бигрәк тә соңгы көннәрдә аеруча җиңел булмады. Олимпия уеннарында катнашу – үзе үк зур уңыш. Россия җыелмасына эләгү дә җиңел түгел, көндәшлек зур.
Шулай да, министр сүзләренчә, кайбер спортчыларга өметләр зуррак иде.
— Безнең спортчыларның Олимпиададагы чыгышларыннан канәгать дип әйтә алмыйм. Спорт — спорт инде ул. Гел күбрәкне өмет итәсең бит, — диде ул. — Алга таба камилләшерлек җирлек бар. Федерацияне, тренерны яисә спортчыны гына гаелпәү авыр. Буласы булган инде, вакытны кире борып булмый. Вероника Кудерметова өчен бик әрнедем. Ничек шулай була ала соң? Була ала икән! Волейболчы егетләр дә финалда тырыша ала иде.
Владимир Леонов әйтүенчә, Татарстан спортчыларына осталыкларын арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Аларны әзерләү эшен дәвам итәргә һәм спортның Олимпия уеннары төрләрен үстерү өчен тырышырга кирәк. Бу уңайдан инфраструктураның булганыннан файдалану һәм яңарту күздә тотыла.


Фикер өстәү