Алабугада XI Халыкара мәктәп укытучылар фестивале узачак

17-19 августта Алабугада XI Халыкара мәктәп укытучылар фестивале узачак. Фестиваль кысаларында пленар сессия, галимнәр һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, «түгәрәк өстәл»ләр, эшлекле уеннар, фәнгә бәйле мастер-класслар, тренинглар, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узачак. Фестиваль кысасында барлыгы 100дән артык чара узар дип көтелә.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, шушы чарада барлыгы 500дән артык укытучы катнашачак. Мөгаллимнәр өчен мастер-классларны исә үз өлкәләрендә белгеч булган кешеләр алып барачак. Чит ил белгечләре дә тәҗрибә уртаклашачак.

Ләйлә Фазлыева искәрткәнчә, бу Татарстан укытучылары өчен генә түгел, гомумән, Россия укытучылары берлеге өчен дә әһәмиятле чараларның берсе. Әлеге фестиваль Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан уза.


Фикер өстәү