Галимнәр Татарстанда куык гөмбәнең сирәк төрен тапкан

Тәтеш районында хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелгән. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүләрдә Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы белгечләре катнашкан, дип хәбәр итә ведомство.

Галимнәр гади суфый чикерткәне таба алганнар. Бөҗәкләрнең бу төре көньяктан килеп, үзе өчен яңа җирләр яулый.
Ә «Тархан имәнлекләре» табигать һәйкәле чикләрендә гади корычагач популяциясе торышына бәя ясалган. Бу даими күзәтүгә мохтаҗ зәгыйфь агач төре. Шулай ук анда республикада максус саклана торган рус кырыкбуыны һәм хара ыругының сирәк суүсеменең аларга хас булмаган яңа яшәү урыннары табылган.
Галимнәрнең тагын бер табышы – күп кенә Европа илләре һәм Россиянең кайбер төбәкләре территориясендә саклана торган куык гөмбәнең сирәк төре.
Монда ук флораны, фаунаны һәм микобиотларны геоботаник тасвирлау һәм исәпкә алу барышында үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм саклана торган төрләре: гади кара елан, бакыр кәлтә, гади шөпшәашар, болан коңгыз, подалирий күбәләге, куе кызыл йод үләне, гади кәккүк читеге, Себер ирисы, елга каракошы һ. б. табылган.


Фикер өстәү