“Түбән Тигәнәледә гореф-гадәтләр югалмаган”

Быел Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында Корбан ашын бергәләп урамда уздырганнар. Мәчетнең имамы Габделхәй Сабиров (без аны бияләйләр бәйләүче хәзрәт дип язып чыккан идек) әйтүенчә, авыл кечкенә булса да, гореф-гадәтләр югалмаган. Яше дә, карты да килә мәҗлескә. Авылда корбан чалучылар да күп икән. Монысы инде “мәчет корбаны” дип атала.

–Иртән сәгать 4тә торып, ирем белән казан асып, аш пешерәбез. Табын корырга сеңлем, клубта эшләүче кызлар булыша. Ирем мәчеттә аш үткәрер өчен барлык мөмкинлекләр бар, исән-сау вакытта уздырыйк ди. Кемдер корбан ите, кемдер акча, чәй эчәргә бал китерә, –ди Габделхәй хәзрәтнең тормыш иптәше Гөлнур апа. – Башта районнан килгән Рөстәм хәзрәт вәгазь сөйләде. Читтә яшәүче авылдашлар да кайтты. Мәрхүмнәрнең рухына дога кылгач, сый-нигъмәтләрдән авыз иттек. Барлыгы 55 кеше җыелдык. Корбанның бер өлешен Мәүлет ашы уздырырга калдырабыз. Шөкер, дус-тату яшибез.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү