Зиратта йомраннар каберләрне актарган

Түбән Кама зиратында йомраннар каберләрне актарып ташлаган. Бу хакта НТР телеканалы хәбәр итә.

Әйтик 4 каберле кечкенә бер почмакта гына да 8 йомран табылган Шул ук вакытта бөтен зиратта аларның саны күпме булуын күз алдына китерү дә кыен. Шәһәрдә яшәүче Әлфия Погодина әйтүенчә, бер көнне кимерүчеләр, гомумән, зират сукмаклары буйлап йөгереп йөргән. “Коточкыч хәл бу… Мәрхүмнәрне йомраннар хозурына калдырган кебек”…– дигән ул.
Зиратны карап тотучылар әйтүенчә, биредә елына ике тапкыр дератизация үткәрелә. Ләкин төп проблема – бирегә килүчеләрнең туганнары каберләре өстенә ризык кисәкләре калдырып китүе. Йомраннарны шул җәлеп итә.
Хәзер зиратта кимерүчеләргә каршы чара үткәрергә җыеналар, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нә хат әзерлиләр.


Фикер өстәү