Пушкин күчтәнәче

Сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» дигән социаль проект эшли башлаячак. Аның ярдәмендә 1422 яшьлекләргә мәдәни чараларга йөрү мөмкин булачак. Махсус исемлекне Россия Мәдәният министрлыгы әзерли. Ул шушы көннәрдә билгеле булачак. Картадан кем файдалана алачак, аның әһәмияте нәрсәдә?

Мәдәниятлерәк булсыннар

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 1 сентябрьдән ил буенча «Пушкин картасы» мәдәни программа эшли башлаячак. Аның ярдәмендә 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәр егет-кызларга театр, музей, концертка һәм башка мәдәният-сәнгать учреждениеләренә йөрү өчен дәүләт исәбеннән билет алу мөмкин булачак. Билет сатып алу өчен 3 мең сум күләмдә акча махсус банк картасына күчереләчәк. Программаның беренче этабын тормышка ашыру өчен ил хөкүмәте 3,9 млрд сум акча бүлеп бирәчәк.

– Әлеге программа миллионлаган яшь кешегә мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеге бирәчәк. Ул – яшь буынга мәдәни кыйммәтләргә якынаю белән беррәттән, гомумән мәдәният һәм сәнгать тармагына үсеш өчен дә яңа этәргеч, – дигән фикердә Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин.

«Пушкин картасы»н гамәлгә ашыруның башлангыч этабында 800дән артык федераль, төбәк һәм шәхси мәдәният оешмалары катнашыр дип көтелә. Аларның санын арттыру да ниятләнә.

Ничек файдаланырга?

Мәдәният ишекләрен ача торган карталы булу өчен нишләргә? Иң элек «Госуслуги. Культура» кушымтасын телефонга урнаштырып, теркәлү узарга кирәк. Шул кушымтада афиша белән дә танышып була. Моннан тыш мәдәни чаралар турында мәгълүматны «Культура.РФ» сайтында карарга мөмкин.

Әлеге картаны «Почта Банк» әзерли. Кемгә ничек уңайлы: аны карта буларак махсус заказ белән ясатырга да, электрон рәвештә мобиль кушымта аша файдаланырга да ярый. Программа эшли башлауга, картага 3 мең сум акча күчереләчәк. 2022 елга исә бу сумманы 5 меңгә кадәр арттырырга җыеналар.

Бу сумманы нәрсәгә тотарга мөмкин? Әйткәнебезчә, тулы афиша август уртасында билгеле булачак. Картадагы акчаны бары тик кушымтада күрсәтелгән урыннарда гына тотарга мөмкин. Китапханәләргә аның ярдәмендә киләсе елга гына кереп булачак. Китаплар һәм фильмнар сатып алып булмаячак. Шулай ук кайбер башкаручыларның концертына эләгү дә мөмкин түгел. Анысын яшькә һәм иҗатның әхлакый нормаларга ни дәрәҗдә туры килүенә карап билгелиләр.

«Пушкин картасы» буенча сатып алына торган барлык билетлар да исемле булачак. Шуңа күрә аны башка кешегә бирү тыела. Мәдәни чара вакытында билет хуҗасыннан шәхесен раслый торган документ сораулары да ихтимал.

«Менә дигән мөмкинлек»

Казан дәүләт аграр университеты студенты Алинә Зиннурова бу яңалыкны сөенеп кабул иткән. Ник дигәндә, концерт-спектакльләргә йөрергә студент һәрвакыт акча таба алмаска да мөмкин.

– Студент булгач, күбрәк тамак ягын кайгыртабыз бит. Дөресен әйтим, шул сәбәплеме, мәдәни чараларга кызыксыну да булмады. Мондый картаның булуы бик яхшы. Минем картадан файдаланып калырга берничә ай вакытым булачак, чөнки туган көнем декабрь уртасында гына, – ди ул.

Сүз уңаеннан, республика күләмендә дә балаларны мәдәнияткә якынайту максатыннан проектлар эшләп килә. Шуларның берсе – «Укучының мәдәни көндәлеге» дигәне. Быел әлеге проектта 200 меңләп бала катнашкан.

–  «Мәдәни көндәлек» – укучылар өчен бик файдалы нәрсә. Тик күбесе тутырмый гына аны. УНИКСта узган 1 нче сыйныф укучылары бәйрәменнән башлап, укучылар белән музей, театр, күргәзмәләргә йөрдек. Күпчелек әти-әниләр каршы булмаса да, балаларын бер тапкыр да андый җирләргә җибәрмәүчеләр бар. Әллә ышанмыйлар, әллә кызыксынмыйлар… Ял итәргә, дөньяны күрергә бер форсат бит инде ул! Күп дигәндә, балалары белән «Макдоналдс»ка, кинога баралардыр, ә монда мөмкинлек зуррак. Шул ук вакытта укытучы өчен дә зур җаваплылык бу. Тегендә барма, монда барма дип, гел кисәтү ясап торырга туры килә балаларга, – дигән фикердә Салмачы бистәсендәге 173 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Арсланова. – Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә диплом-грамоталар бирәләр, шуның урынына театр, күргәзмәләргә билет бирсеннәр иде ул. Әти-әниләргә балалары белән айга бер мәртәбә каядыр чыгуны тәкъдим иткән идем, әле хупламадылар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү