«Уемда гел ирем генә иде»

Арчада яшәүче 57 яшьлек  Мөнирә Хөснетдинова әнә шулай ди. Ул  2010 елда инсульт кичерә. Туганнары исән каласына өметләнми дә. Хәле бик авыр була. 

– Мин иремә бик яратып чыктым.  Матур яшәдек. Казаннан эшемне ташлап, Арчага кайттым. Бер кыз, бер ул үстердек. 2008 елда югалттым мин аны… Шуннан соң бик борчылдым. Уемда гел ирем генә иде. Гомере кыска булды шул, яман чир арабыздан алып китте. Әнә шул хәсрәт сәламәтлегемә  китереп сукты, – ди Мөнирә апа. – Инсульт булгач, мине хастаханәгә алып киткәннәр. Бер айдан артык реанимациядә ятканмын. Ике балам янәшәмнән китмәгән. Үзем берни хәтерләмим…

Өйгә кайтарганда ул йөри дә алмый әле. Аяклары тыңламаска әйләнә. Әмма яшәү теләге үзенекен эшли – аякка баса.

– Улым һәм киленем тәрбияләде. Башта үземә дә авыр иде. Балаларым ничек сабыр иткәндер. Кызым гаиләсенә дә, улымныкына да рәхмәт. Әле дә киленем кадерләп яшәтә. Аларның җылы мөнәсәбәте мине терелтте дә инде, – дип сөйли Мөнирә апа. – Ятып тору озакка киткәч, мин әкренләп торырга дигән уй белән яши башладым. Башта караваттан төшәргә өйрәндем. Аннары аз-аз атлап йөри башладым. Авырып ятканнан соң беренче тапкыр урамга чыкканымны күрсәгез иде! Тормышка, исән калуыма сөенеп туя алмадым.

Мөнирә апа инсульттан cоң хәтерен югалта. Кешеләрне танымый, эш рәтен белми. Дәвалана торгач, тернәкләнеп китә.

– Көтмәгәндә килгән чир бөтен дөньямны үзгәртте. Янәшәмдә минем өчен барысына да әзер якыннарым барын белдем. Тормышның матурлыгын күрә башладым. Бик тә яратып бакчада эшләп йөрим. Гөлләр утыртам. Тормышым икегә бүленер дип уйламаган идем. Кайчандыр дөньясын пыр туздырып йөгереп йөргән Мөнирә идем. Ә хәзер гомернең кадерен, тормышның рәхәтен аңлыйм, – ди ул. – Беркайчан да өметне өзмичә яшәргә кирәк. Кешене өмет яшәтә! Мин моны инде бик яхшы аңладым.


Фикер өстәү