Әбиләргә ярдәм кирәк

Бу юлы «Халык авазы»на беренче булып Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан 83 яшьлек Саимә апа Моратова шалтыратты. Ул, гадәттәгечә, авыл, халык өчен тырышып йөри. «Гел яныма киңәш сорап киләләр, гозерләрен сөйлиләр. Тыңламыйча булдыра алмыйм инде», – ди. Саимә апа безгә ике үтенечен юллады.

– 87 яшьлек авылдашым Занова Миннәүфә шалтыратты. Юл акчасын бирмиләр икән. Сәбәбе: йорт-җиренең мәйданы – 46 кв. метр. Ул анда улы белән яши. Районга шалтыратып белешкән идем. 40 кв. метр булса гына бирелә, диләр. Уйлап-уйлап утырам да шаккатам. Закон диләр дә, «шарт» итеп өзеп куялар. 46 кв. метр да зур йорт түгел инде. Аңа берәр ничек ярдәм күрсәтеп булмасмы икән?

– Фатыйма исемле кыз  безнең авылдан Бәркәтәгә кияүгә чыгып киткән иде. Армиядән гарипләнеп кайткан малае белән генә яши. Янгын чыгып, йорты янып китте, бернәрсәсез калды. Тирә-күршеләре, авылдашлары җыеп биргән 60 мең  сумга бер сәләмә өй алган. Бик начар хәлдә инде ул. Кыш көннәрендә нишләрсең инде, дип бик жәлләдем. «Башка бернинди дә чарам юк инде», – диде. Аңа да ярдәм кулы сузып булмасмы икән?

 Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

– Без Занова Миннәүфә апа гаиләсен даими игътибар үзәгендә тотабыз. Аның улы бу йортта пропискада гына тора, милке юк. Шуңа күрә 46 кв. м мәйдан Миннәүфә апа исемендә. Закон буенча, чыннан да, торак мәйданы 40 кв. метрдан артып китсә, юл акчасы бирелми. Ничек кенә булса да, нинди хәлдә яшәсә дә, бу саннар программага кертелгән, аны үзгәртергә хакыбыз юк. Без бит – эшне башкаручылар гына.  Аның улы хезмәткә яраклы. Эш урыны  юк дип,  бер пенсиягә көн күрәләр. Бәлки үзмәшгуль итеп урнаштырып булмасмы дип,  берничә тапкыр чакыртып карадык. Килүне кирәк дип тапмады, күрәсең. Бәлки, булдыра алмам дип курыккандыр. Сөйләшүләрне дәвам иттерербез.

Бәркәтә авылында яшәүче Фатыйма апага килгәндә исә,  аңа ярдәм күрсәтелде. Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүче республика фондыннан 150 мең сум килде. Аны 2 август көнне тапшырдык. Бу – бер тапкыр бирелә торган пособие. 30 мең сум районнан бирелде. Бу гаиләне дә күз уңында тотарбыз. Мөмкинлек табылса, ярдәм итәргә тырышырбыз.


Фикер өстәү