Фәнзия Каюмова: «Улымның көтеп алган ялы иде»

Казанда яшәүче Тәлгать Каюмовка ярдәм кирәк дигән үтенеч хатлары узган атна ахырында социаль челтәрләрдә йөри башлады. Инстаграм сәхифәсенә бу егетнең фотосы, аңа тернәкләндерү өчен акча кирәклеге хакында мәгълүмат барлыкка килде. Әлеге егеткә ни булган? “ВТ” хәбәрчесе Тәлгать янына барып, аның хәлләрен белде.

– Без бу хәлләрне кешегә сиздертәсе түгел идек. Чит кешедән ярдәм сораудан да читене юк бит. Апам, якыннарым, дусларым, Тәлгатьнең сыйныфташларының әти-әниләре мине бер ел да 3 ай буена ташламады, – дип сөйли Фәнзия апа. – Моңа кадәр никадәр авыр булса да, ипиемә акчам бетсә дә, кешедән сорамадым. Ирем Рәфкать белән бик яратышып өйләнештек. Улыбыз туды. Матур гына яшәгәндә, ирем юл фаҗигасенә очрады. Шуннан имгәнеп калды. Умырткалары сынып, аягына баса алмады. Ул чакта аңа 38 яшь иде. Табиблар хастаханәдән чыкканда озак тормас дигәннәр иде. Аллага шөкер, 8 ел яшәде. Язмыш сынавын бергә үттек. Әле ул чакта без иске баракта яши идек. Шәймиевка рәхмәт, тузган торактан 2003 елны безне монда ул күчерде.

Фәнзия апа ирен вафатыннан соң хәсрәтен эш белән баса. Рифкать абый кайчагында, никләр яшимдер дип тә әйткәләгән. Аның хатынын азаплыйсы килми. Ә Фәнзия исә, ирен балам бәхетенә озагырак торса иде дип тели. Тәлгать әле дә әтисен сагына елый икән.

– Улымны кешелекле булырга өйрәтеп үстердем. Ярдәмчел бул дип гел тукып тордым. Дуслары да тәрбияле гаиләдән иде. Алар тату булып үстеләр. Бәла буласы көнне дә, эшеннән көтеп алган бер көн ялын дуслары белән уздырды. Бергәләп шашлык пешерергә чыктылар. Узган елның июль ае иде бу. Күңелемә дә начар уй килмәде, – дип искә ала әнисе. – Иртәнге якта Республика хастаханәсеннән шалтыраттылар. Улыгыз пешкән, реанимациядә, диләр. Тизрәк шунда йөгердем. Баксаң, учакка ут кабызганда ялкын эләгеп, Тәлгатьнең киемнәре яна башлаган. Никадәр сүндерергә тырышса да, ут дөрләгән генә. Баламның тәне пешкән. Баштарак 80 процент дисәләр, хәзер 60 дип әйтәләр.

Тәлгать 1 ел да 3 ай буе хастаханәдә ята. Әнисе бер көнгә дә яныннан китми. Пешкәннән соң, егет үз кулы белән тотып ашый алмый, хәрәкәтләнми, утырмый да. Әле ярый, арка ягы пешми калган. Тәлгать гел ятып кына тора.

– Хастаханәдә үзем булганда бар да яхшы иде. Бүлектә коронавируска тикшерә башладылар да, минем анализ уңай килде. Үзем дә бернинди авырту билгеләре булмаса да, өйгә чыгып торырга куштылар. Табибларны да аңлыйм – Тәлгатькә күчмәсен диюләре булгандыр инде. Тик минсез балам бик тилмерде. Әни, терелә күр, авырма гына, дип торды. Мин яңадан анализ бирдем. Мин дә бу вирус юк диделәр. Шул язуны күтәреп, улым янына киттем. Тик мине кертмәделәр. Биредә тагын анализ алдылар. Хастаханәдә биргәне яңадан уңай килде. Елап кайтып киттем.

Шулчакта Тәлгатьнең бергә укыган сыйныфташы Альбертның әнисе белән әтисе инде ничәнче кат ярдәм кулын сузалар.

– Хастаханәдә улымның хәле начараюын, пешкән урыннарының төзәлмәвен белгәч, без киңәштек тә Тәлгатьне өйгә алып чыктык. Аны ашатырга кирәк, гел су сорап тора. Янында кеше тормыйча булмый, – ди Фәнзия апа.

Тәлгатьнең яраларын өйдә дә табиб кушканча дәвалыйлар. Килеп ярдәм күрсәтүче табиб та, шәфкать туташы да бар. Интернетка чыккач, әлеге гаиләгә ярдәм итүчеләр булган. Әзрәк акча җыелган.

– Бар теләгебез – улымны терелтү. Пешкән җирләренә тире күчереп тә карадылар. Тик алар ялганып китә алмый. Өйдә хәле яхшырып китмәсме дибез. Бары тик яхшыга өметләнәбез. Улымның дуслары яшәргә өмет бирә. Безгә ярдәм итәрлек хастаханә табылсын иде дигән теләк тә бар, – ди Фәнзия апа.

Каюмовларның фатирларына да ремонт кирәк. Ир кулы җитмәгәнлеге күренеп тора. Тәлгать белән Фәнзия апаның елдан артык хастаханәдә булулары да өйнең ямен җибәргән. Тәрәзәләрдән җил дулый. Фәнзия апа бу җитешсезлекләрне күрми дә. Анда бер генә теләк- улына ярдәм итәргә кирәк.Кичекмәстән Тәлгатькә ярдәм итәрлек клиника табарга кирәк. Ничек тә егетнең гомерен саклап каласы иде,дип борчыла якыннары.

-Фәнзиянең сәламәтлеге дә какшады. Табибка барырга да вакыт таба алмый. Тәлгатьнең тәне бозылу да безне борчый.Бу хәлләрдән соң бөтенебез уйда. Берәр яхшы күңелле иганәче ишетсен иде безне,-ди гаилә дуслары Ләйсән ханым.

Тәлгатькә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен әнисе Фәнзия Фәрит кызы Каюмова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202200676028663.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү