2025 елга Казанда ике яңа спорт объекты төзеләчәк

ТР спорт министры Владимир Леонов Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью»да Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына тагын ике спорт объекты төзеләчәге хакында әйтте.

«Бүген Казанга күпфункцияле зур арена кирәк, ул зур спорт чараларыннан тыш, концерт, шоу кебек мәдәни чараларны да кабул итә алыр иде», — дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, арена 12-15 мең кешене сыйдыра алачак һәм 2025 елгы Дөнья чемпионаты вакытында анда «Казан Арена»дагы кебек бассейн урнаштырачаклар.

Хайдайвинг өчен бассейн икенче спорт объекты булачак.


Фикер өстәү