«Телефонда утырган улым үзгәргән»: кайда һәм күпме акча эшләп була?

Замана яшьләре  көне буе телефонда утыра,  ялкау, гамьсез дип сүгәргә яратабыз. Шул ук вакытта кайсы әти-әнидән генә сорасаң да, улым яки кызым эшкә урнашты, дигән сүзне ишетәсең. Үсмерләр әти-әниләренә ярдәм итәргә телиме, әллә акча артыннан куамы? Кайда һәм күпме акча эшләп була?

Яшьләр акча яратамы?

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар – июль айларында 10587 үсмер эшкә урнашкан. Ел ахырына кадәр барлыгы 14525 баланы эшле итү планлаштырыла. Үсмерләрнең күбесе шәһәрне яшелләндерү, сулыклар, юл буйларын чүп-чардан чистарту, мәктәпләр, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, зоопарк, авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя. Оешма түләгән эш хакыннан тыш, мәшгульлек үзәкләре ай саен  һәр балага өстәмә 2250 сум  түли.

Кемнеңдер баласы туңдырма сата, кемнекедер төзелештә эшли, заказ буенча өйләргә  ризык тарата. Шәһәр җирендә велосипедта ризык илтүче курьер егет-кызларны еш очратырга була. Көне буе тәгәрмәч әйләндереп, айга 30–40 мең  эшләргә мөмкин.

– Улымның дуслары арасында трай тибеп йөрүче юк, – ди Казанда яшәүче  Гөлнара Шиһапова. – Күп нәрсә тирәлектән тора. Берничәсе шәһәрне яшелләндерүдә катнашса, берише шәхси эшмәкәрдә өстәл, урындыклар ясый, торбалар буйый. Безнең улыбыз Айдар әтисе белән шабашкага йөри. 12 яшьлек чагында  җәйге каникулда авылга кайтып, фермада эшләде, печән ташыды, көтү көтте. Нибары 1700 сум гына түләсәләр дә, аның  өчен зур бәхет иде ул. 15 яшеннән бирле шәһәрдә каникулын бушка уздырмый. Акчасын җыеп, телефон, компьютер сатып алды,  машина йөртү таныклыгы да бар.  Эше авыр булгач,  киемнәрне үзебез алырбыз, дип әйтеп тә караган булды. «Әни, минем аяк-кулларым бар бит», – ди. Акча ярата дип әйтә алмыйм, улыбызның бәйсез буласы килә.  Аның гына түгел, дусларының да. Буш вакытларында телефонда утыралар анысы. Эштән арып кайткач, алай исләре китми. Бер-ике сәгать дуслары белән  компьютерда уен уйнагач, ятып йоклый. Замана балалары  эшләргә яратмый дигән сүз белән килешмим.

Алсу Галимованың улы да Алабугада укыган вакытта урам себерүче булып эшләгән. «Иртүк урамны себерә дә, институтка укырга китә.  Мин үзем дә ике эштә эшләдем, кич бер оешмада идән юдым. Улым идән себерергә бара иде. Шуңа күрә  кара эштән бер дә читенсенми. Өстәвенә, төнлә берәр оешмага каравылчы булып урнашыр идем, дия иде. Акчасын  белемен күтәрү буенча төрле курсларга тотты. Укып бетереп, «автомойка» ачты. Балалар мәгънәле булгач, бик рәхәт», – ди Алсу.

Кесәгә – 1–1,5 мең сум

Яшьләр эшне интернеттан да  бик җайлы гына таба. Эшләргә теләүче үсмерләр өчен проблема юк. Эш тәкъдим итүчеләр  үзләре килеп  алып киткән очраклар бар.  Моның өчен иртүк сәгать 7–8дә шәһәрнең  билгеле почмагына барып басарга кирәк. Авыррак эшкә көчлерәк егетләрне сайлыйлар икән.

–  Элек студентлар, без вагон бушата идек, дип сөйләсәләр, хәзер дә тик тормыйлар. Кесәдә акча бетә башласа, өйдә ятмыйбыз. Махсус урынга барабыз да, шуннан килеп алып китәләр. Әйтик, беркөнне бер байның бассейнын юдык, икенче көнне Казанга якын авылга барып бакча казыдык, такталар ташыдык. Көнгә 800–1500 сум акча эшләргә мөмкин. Заманча киенәсе, тәмле ашыйсы килә бит, – ди студент Инсаф Харисов.

Сиринә Садриеваның улы  җәйге каникулда төзелештә эш тапкан.  Көнгә 1000–1500 сум акча түлиләр икән. Ярты көн барсаң да, каршы килмиләр. Эшче куллар җитми, күрәсең.

– Телефонда көне буе утыргач, ачу чыга. Күзләрең бетә бит, дип сүгәм улымны. Дуслары белән төзелешкә эшкә барганнар. Беренче көнне  диварларны акшарлаганнар, икенчесендә такталар ташыганнар, өченчесендә идән себергәннәр, чүп ташыганнар. Акчасын үзе тота, бер тиенен дә сорамыйм. Эштән арып кайтып, бераз ял итеп тора  идем. Улым эштән кайтып: «Арыгансыңдыр инде. Син минем яхшы әнием бит», – дип чәчемне сыпыра.  Картаңа бераз акча да салган идем, күрдеңме, ди. Миңа эчәргә  сок та алган. Икенче көнне: «Әни, сиңа кибеттән нинди шоколад алып кайтым», – ди. Беркөнне «Макдональдс»тан  мин теләгән ризыкларны өйгә китерткән. Телефонда утырган улым үзгәргән түгелме? Шатланырга күп кирәкми, – ди Сиринә.

Әти-әниләрнең күбесе, бала акча эшли, дип түгел, телефонда утырырга вакытлары аз кала, дип сөенә.

– Узган ел кызым мөселман күлмәкләре сатып акча эшләде. Көнгә 500 сум түлиләр. Моңа тагын  саткан күлмәктән 5 процент өстәлә. Беренче хезмәт хакына миңа да, әтисенә дә кыйммәтле намазлык бүләк итте. Телефонда утырасың, диванда ятма инде, дип  сүккән чаклар да еш була. Өйдә ятканчы, эшләсәләр бик яхшы инде, – ди ике бала анасы Гөлсинә Зиннәтова.

 Фикер

Минталип Миннеханов, Тукай районының  фермерлар ассоциациясе җитәкчесе:

Балык  башыннан чери. Безнең законнарда  кимчелек бар. Мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына идән юарга, такта сөртергә ярамый, имеш. Бу  системаны җимерү булды. Без 3 нче сыйныфта ат җигә, ә 6–7 сыйныфта механизатор ярдәмчесе булып эшли идек. Әлеге тема буенча еш гәпләшергә туры килә миңа. Без хуҗалыкта икмәк, яшелчәләр үстерәбез. Кибетләргә, ашханәләргә, шәһәр халкына продукция тәкъдим итәбез. Ләкин аны сатып алырга авыллардан да киләләр. Нишләп үзегезнең бакчагызда  үстермисез, дип сорыйм. Бакчаларында хәзер чәчәк, үлән үстерәләр. Балаларга түтәлләрне бүлеп бирү – үзе бер тәрбия бит. Алар яшелчәнең, җиләк-җимешнең  үскәнен күзәтә, уңышның каян килгәнен аңлый. Шулай ук компьютер, телефоннан да күпмедер дәрәҗәдә биздерә. Әти-әниләрдән күп нәрсә тора.  Эш, дин белән генә тәрбияләп була. Балалар бик белемле, шуны хезмәттә куллансыннар иде. Әти-әниләр балаларын юрист, икътисадчыга укыталар да, аннан эш юк дип зарланалар. Балаларның кылларын тарта белергә, һөнәрләр турында  дөрес итеп аңлатырга кирәк. Без балалар, оныкларны шулай өйрәттек. Бүген кишергә бәяләр артты дип зарланмыйча, үзебез үстерергә өйрәник. Дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин. Безнең фермер хуҗалыкта да берничә бала эшли. Күрсәтеп бирсәң, алар эш тәртибенә бик тиз төшенә.

Галимҗан Гыйльманов, язучы:

– Оныгым да җәй көне эшләде. Баеп китмәсә дә, хезмәтнең нәрсә икәнен аңлады, эшләп кайткач, укырга кирәк икән, дип әйтә иде. Тик әти-әни баласының күпме акча эшләгәнен белергә тиеш. Алардан акчаны кырып-себереп алу ягында түгел. Шул ук вакытта кесә тутырып акча  йөрткән бала да тиз бозыла. Бала акчасына контроль булырга тиеш.  Бүген балалар бик акыллы, безнең баш җитми торган программаларны беләләр. Яшьләр үз юлын табарга, эшен ачарга, акча эшләргә тырыша.

Замана нинди, баласы шундый. Бүген алдынгы технологияләр гуманитар дөньяга да, җитештерүгә дә, барлык өлкәгә дә  кергән. Цивилизация һаман үсә, бала үзе шундый  шартларга килеп эләгә. Алдынгы  технологияләр заманында, киресенчә, балаларны компьютер, телефондагы төрле операцияләрендә күнектерергә кирәк. Ул бит – белем, тәҗрибә дигән сүз.  Кайберләре  проектлар эшли, хәтта шундый  балаларны беләм, алар мәктәптә укыганда ук төрле фирмалар белән элемтәгә кереп, программалаштыру,  интерактив, башка юнәлешләрдә катнашып, соңыннан зур оешмаларда программистлар булып эшлиләр. Ләкин таякның икенче ягы бар, заманча технологияләр  белән мавыгу авыру дәрәҗәсенә җитмәскә тиеш.

 


Фикер өстәү