Предприятиеләргә эшсезләрне эшкә урнаштырган өчен нинди ярдәм күрсәтелә?

Хәзер эш бирүчеләр эшсезләрне урнаштырган өчен субсидия алырга мөмкин.  Акчаны аларга Социаль иминиятләштерү фонды түли. Бу максатта бюджеттан 12 миллиард сум тотылган инде.

COVID-19 инфекциясе таралу узган елда бик күпләрнең эшсез калуына китерде.  Аеруча пандемия аркасында чикләүләргә эләккән туризм, күңел ачу, җәмәгать туклануы өлкәсендәге предприятиеләр ябылырга яки хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булды. Югары икътисад мәктәбе мәгълүматларына караганда, узган елдан башлап, эшләүчеләр саны 1,5 миллион кешегә кимегән (кече бизнес өлкәсендә эшсез калучылар бигрәк тә күп). Шуңа дәүләт эш бирүчеләргә һәм аларның хезмәткәрләренә булышу максатында ярдәм чаралары эшләгән. Шуларның берсе – мәшгульлек үзәкләрендә теркәлүчеләрне эшкә урнаштырган өчен акча бирү. Программа март аеннан гамәлдә булып килә.

Эш бирүче эшсезне урнаштырган өчен дәүләттән ничек ярдәм ала соң? Россия Социаль иминиятләштерү фонды рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Лотоцкая әйтүенчә, мәшгульлек хезмәте аша кешене эшкә урнаштыргач, Социаль иминиятләштерү фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә  кирәк. Шуннан хезмәткәр бер ай эшләгәч,  аннан инде – 3 ай һәм 6 ай хезмәт куйгач, субсидия алырга мөмкин (акча өч тапкыр бирелә, ягъни). Субсидия хезмәткә түләүнең минималь күләменә (2021 елда – 12792 сум) тигез. Шуңа тагын төбәк коэффициентлары, фондларга социаль взнослар өстәлә.

Шулай итеп, эш бирүче мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән бер кешене эшкә урнаштырган өчен барлыгы 50 мең сум субсидия алырга мөмкин. Әлеге программаны авыл хуҗалыгы предприятиеләре бигрәк тә яратып кабул иткән. Аның буенча бигрәк тә йөртүчеләр, тракторчылар күпләп эшкә алына икән.

Программа агымдагы елның 27 декабренә кадәр исәпләнгән. Димәк, эш бирүчеләрнең субсидия алырга вакыты бар әле. Сентябрьдә хезмәткәрләрне эшкә урнаштыручылар бер тапкыр акча алырга өлгерәчәк. Программаның гамәлдә булу вакыты озайтылыр дип уйланыла.

Проектта теләсә кайсы предприятиеләр, шул исәптән хосусый эшмәкәрләр, акционерлык җәмгыятьләре һ.б. катнаша ала.


Фикер өстәү