Хаҗи Тархан егете

Сүз дә юк, быел тугызынчы дистәгә аяк баскан Абдулла  Дубинны өлкән буын көр тавышлы, ыспай гәүдәле телевидение дикторы буларак хәтерли. Бөтен күңелен биреп эшләгән урыныннан төрле сәбәпләр белән китәргә мәҗбүр булса да, югалып калмый ул: халкын башка юнәлештәге хезмәтләре белән шатландырып яши. Тарихи буклет-альбомнар эшләүче, почта маркаларын җыю белән мавыгучы коллекционер Абдулла ага иҗаты – тарихны өйрәнергә теләүчеләр өчен ачылмаган бер китап. Мәсәлән, аның Казанга багышланган буклетлар саны гына да ике дистәдән артык. Эш-гамәлләре белән бүген дә сокландырудан туктаганы юк. Редакциягә килеп, хәлебезне белешеп чыгарга да өлгерә, кулында бер күч газета-журнал булыр. Шул рәвешле юлында очраган һәр таныш-белешен мәгълүмат чаралары белән таныштырып йөри ул.

Тарихи открыткалар белән мавыга башлавы хакында ул болай сөйли. Бервакыт шулай, бер бик борынгы китапны эзләп, ул Казандагы коллекционерлар очраша торган Бутлеров һәйкәле янына килеп чыга. Китап табылмый. Аның каравы бер өлкән яшьтәге абзый аңа дистәләгән борынгы открыткалар тәкъдим итә. Абдулла аларны сатып ала да шакката. Шәһәр шундый үзгәргән! Шуннан тарих казанында кайный башлый да инде. Аның бигрәк тә башкалабыз юбилее алдыннан тәкъдим ителгән «Казан гасырлар һәм меңьеллыклар чикләрендә» дигән фотоальбомы игътибарга лаек. Казан күренешләре  һәр открыткада шәһәрнең  ике вакыт үлчәвендә: XIX гасыр азагы һәм XXI гасыр башы. Әйтергә кирәк, хәзерге заман рәсемнәрен  Абдулла ага үз кулы белән ясаган.  «1909 елгы Казан халыкара күргәзмәсе», «Казан Фешин, Шаляпин, Тукай күзләре белән», «Казан турында хикәят», «Егерменче йөз башында Казан» һәм башка альбомнары да искиткеч бай эчтәлекле. «Иске Идел» дип аталган китапта исә Тверьдан алып Әстерханга кадәр бөек елганың бөтен асылын күрергә була. Аннан «Иске Чулман» дигәне дөнья күрә. Кайчандыр Казан император университеты профессоры Карл Фукс: «Идел-ана – елгалар күрке. Идел – алтын төпле елга. Аның ярлары буенда яшәүчеләрдән дә күркәмрәк, сәламәтрәк кешеләрне Россиянең бер почмагында да табып булмый», – дип язып калдырган. Дөрес, бу сүзләр бүген дөреслеккә туры килми, диючеләр дә булыр. Әмма Абдулла ага бөек галим сүзләренә ышанып эшли, чөнки ул үзе дә Идел буенда, Әстерханда (элеккеге исеме Хаҗи Тархан) туып үскән. Шәһәргә нигез салынуга 450 ел тулуга багышлап чыгарылган «Әстерхан. Гасырлар чигендә», «Әстерхан. Юкка чыкканлыкка реквием» дип исемләнгән буклетларында туган җиренең тарихын, бөеклеген күрсәтә алган. Шәһәр күренешләрен тасвирлаган открыткаларның саны берничә меңнән артып китә.

Абдулла Бөек Ватан сугышы башланырга өч ай кала икмәк заводында камыр басучы Ибраһим Хәсән гаиләсендә ундүртенче бала (унөченче малай, кызлардан бер апасы гына була) булып дөньяга килә. Татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 55 ел булуны билгеләп үткән көннәр. Нәни малайга исем, зур өметләр баглап, бөек шагыйребез хөрмәтенә куела. Урта мәктәпне тәмамлап армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт Әстерхан телевидениесендә диктор булып эшләп ала. Аннан, хезмәттәшләренең тәкъдименә колак салып, театр училищесына укырга керү нияте белән Казанга килә. Керү имтиханнарын биргәндә «Колхозчылар йорты» дип аталган кунакханәдә яши ул. Ерак түгел Казан телевидениесе урнашкан. Күңел һаман шунда ымсына. Нәрсә дисәң дә, коллегалар утыра бит. Имтиханнарын уңышлы гына биргәч, кызыксынуы җиңә, шул тарафка юл тота.

– Ул чакта анда өч диктор эшли иде, – дип искә ала Абдулла ага. – Әминә Сафиуллина, Айрат Арсланов – татар телендә, Иркә Сакаева рус телендә эшли. Тагын бер рус телле диктор кирәк икән. Мине сөйләтеп карадылар да, шул көнне кич белән эфирга чыктым. Остазларым мине татар әдәби телендә дә, рус телендә дә сөйләшергә өйрәттеләр.

Кичләрен телевидениедә уздыра, көндезләрен укый егет. Училищеның  үз бинасы булмаганлыктан, тегендә-монда йөрү шактый җайсызрак.  Бервакыт шулай, училищедан китеп,  читтән торып Мәскәүгә ГИТИСка укырга керергә була. Каршылыклар булса да, үз теләгенә ирешә. Уку йортын биш елдан тәмамлап, кулына диплом ала. Иң югары категорияле диктор дәрәҗәсен алган Абдулла Дубин 25 ел гомерен Татарстан телевидениесенә багышлый. «Һәр тапшыру  безнең өчен зур бәйрәм кебек булды, – ди ул, шул вакытларны искә алып. – Чын энтузиастлар эшләде ул чакта. Һәр тапшыруны энә күзеннән үткәреп,  бөтенебез бердәй борчылып әзерләдек, яңалыклар керттек. Ул чорда бары тик дикторның гына экранга чыгарга хакы бар иде. Шуңа күрә бер-бер артлы төрле рольләргә керәсең. Мәсәлән, музыкаль тапшыруны тәмамлыйсың, балаларныкын башлап җибәрәсең. Өстәвенә артистларны чакырып, үз көчебез белән постановкалар эшләдек. Кыскасы, телевидение эшчәнлегенең ачысын-төчесен үз җилкәбездә татыдык».

Мондый чыныгу бер генә көн дә тик торырга ирек бирми Абдулла агага. Соңрак ул җәй айларында Идел буйлап сәяхәттә йөрүче теплоходта экскурсовод булып эшли. «Шул чорда мин халык белән эшләүнең  рәхәтлеген тагын бер кат татыдым, – ди ул. – Бер генә минутны да әрәм итмәдем. Башка теплоходларның эшчәнлеге белән танышып йөрдем. Сәяхәтчеләр: «Сезнең белән рәхәтләнеп ял иттек. Бик зур рәхмәт сезгә», – дип, яратып саубуллашалар иде. Соңыннан кайберләре белән хәтта хатлар да языштык. Кемнәр белән генә аралашмадым да кемнәр белән генә танышмадым мин ул чорда. Шулай итеп, үзем дә көтмәгәндә, бик зур рухи байлыкка тап булдым. Иҗатыма да җим таптым. Нәтиҗәдә Идел һәм Чулман елгаларының тарихы пәйда булды».

Гомерен иҗатка багышлаган кешенең, кая гына барса да, җим табып кайтуы гаҗәп түгел инде. Мәчетләр белән кызыксына башлавы да тагын бер сәяхәт белән бәйле Абдулла аганың. Әтисе Ибраһим бик диндар кеше була. Әстерхандагы Җәмигъ мәчетендә мәэзин вазыйфасын башкара. Балаларына да ныклы дини тәрбия бирә. Шуңа күрә Абдулла аганың Мәккәгә барып, хаҗ кылып кайтуы гайре табигый хәл түгел кебек. Иң мөһиме, бу сәфәр тагын бер этәргеч бирә: ул бөтен Җир шарында төзелгән мәчет күренешләрен җыю белән мавыга башлый. Җыеп кына калмый, открыткаларда тасвирланган иман йортлары турында мәгълүматларны күбрәк белергә, халыкка бирергә тырыша. Гомумән, бу юнәлеш аңа халыкны рухи сафландыру һәм агарту өчен мөмкинлек бирә. Ул, Хаҗи буларак, матбугатта сүрәләрне тәфсилләп, дини бәйрәмнәребез һәм истәлекле көннәр турында мөселман календарьлары төзеп чыгара.

Абдулла аганың тормышында тагын бер соклангыч вакыйга бар: 68 яшендә әти булган кеше ул. Мәрьяммиям исемле төпчек кызына 12 яшь. Бик яратып үстерә, тәртибеннән дә, укуыннан да канәгать. «Гаиләдә 14 бала үскәч, үзем дә 8дән ким булмас дип уйлаган идем», – ди ул. Әмма язмыш башкача хакимлек итә. Кызы Илсөярен бик иртә югалта, ә Айдары аңа терәк булып яши, энергетика өлкәсендә эшли. Хәер, үзе дә гел сафта, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итеп яши әле ул. Китапханәчеләр, фильм төшерүчеләр, күргәзмә оештыручылар аңа еш мөрәҗәгать итә. Табышлары белән музей фондларын да тулыландыра Абдулла ага. Туган якны өйрәнү буенча төрле конкурсларда катнаша. Үзенең дә берәр бәйге оештырырга исәбе юк түгел. Соңгы елларда улларына Абдулла исеме кушкан әти-әниләргә үземнең берәр китабымны бүләк итәр идем, ди. Китапларыгыз җитмәсә нишләрсез, дип соравыма да аптырап калмады. Тагын бастырырмын, диде. Дөрес сүзләр, Абдулла ага Дубинның мондый байлыгы гасырлар үткәч тә үз бәясен югалтмаячак.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү