“Салават күпере”ндә бәйге уздырып сайланган урам исемен атадылар

Агымдагы елның июнендә Дәүләт торак фонды социаль челтәрдәге сәхифәсендә “Салават күпере” торак комплексында ел башында төзелә башлаган яңа кварталга исем уйлап табу буенча бәйге игълан иткән иде.

Җиңүчене халык тавыш бирү юлы белән үзе сайлады. Аңа бүләк итеп ресторанга бару өчен 10 мең сум күләмдә сертификат каралган иде. Шулай итеп Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендәге торак комплексы хәзер “Сандугач” дип аталачак.

Бәйгегә барлыгы 300дән артык исем килгән. Тәкъдимнәр арасында “Спутник”, “Отличный”, ТАССРның 100 еллыгы”, “Хәзинә”, “Минем йорт” кебекләре дә булган.

Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренчә, “Сандугач” торак комплексында 1716 фатирлы 18 торак йорт булачак. Йортларны 2021-2022 елларда кулланышка тапшырачаклар.


Фикер өстәү