Саба районының Түбән Симет авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – һәр өйдә саф чишмә суын эчә башлаганнар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
2020 елда Түбән Симет авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасы чишмә суын тоташтыру өчен смета төзүгә тотылды, ә калган эшләр район һәм республика аша бирелгән акчага башкарылды. «Республика һәм район җитәкчелегенә, «Саба күптармаклы коммуналь җитештерү предприятиесе»нә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – диләр түбәнсиметлеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat