Рөстәм Миңнеханов Лаешка сәфәре вакытында: «Сезгә булышырбыз. Без зур фермаларны гына түгел, кечкенә хуҗалыкларны да үстерү яклы»

Казахстаннан – Лаешка. Татарстан Президенты Казахстаннан кайтуга Лаеш районына эш сәфәре белән чыкты. Сәфәр кысасында ул мәктәп ачылышында катнашты, яңа завод эшчәнлеге белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысасында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды. Әлеге предприятие блок-контейнерлардан модульле биналар, ангар капкалары, төзелеш өчен панельләр, шәхси торак төзелеше өчен йорт комплектлары җитештерәчәк. Яңа завод аена 1,5 мең тонна металл конструкция җитештерер дип көтелә. Бу исә төбәкнең әлеге төр продукциягә булган ихтыяҗын тулаем каплаячак, башка төбәкләрдән китертүне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – әлбәттә, эш урыннары. Яңа сәнәгать предприятиесен ачу 300гә якын кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шунда ук Президент белән районның агросәнәгать вәкилләре дә очрашты. Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү, мал-туарның баш санын арттыру кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды. Аның сүзләренчә, Лаеш фермерлары көндәшлеккә сәләтле. Янәшәдә генә Казан урнашкан, димәк, авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру мөмкин хәл, бигрәк тә сөт сату базары бик зур.

Очрашуда Президентка районның крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең берсе шәхси гозыре белән мөрәҗәгать итте. Фермасы урнашкан Меретәк авылында юл юк икән. Фермер хуҗалыгында 100 баш мөгезле эре терлек тота. 300 терлеккә 2 сыер абзары төзергә нияте бар. Хыялларны чынга ашыруда юл булмавы гына киртә. Рөстәм Миңнеханов аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

– Сезгә булышырбыз. Без зур фермаларны гына түгел, кечкенә хуҗалыкларны да үстерү яклы, – дип өстәде республика җитәкчесе.

Бу көнне Рөстәм Миңнеханов Усад авылында яшәүчеләрне дә куандырды. Биредә «Сәламәт буын» дигән күппрофильле лицей ачылды. Әлеге белем йорты федераль программа кысасында төзелгән. Белем көнендә яңа лицей 450 баланы кабул итәчәк.

– Бу – мөһим вакыйга. Лицейга ихтыяҗ барлыгын белә идек. Район башлыгы мөрәҗәгате белән, аны төзергә булдылар. Әлеге максатка 540 млн сум акча бүлеп бирелде, – диде Рөстәм Миңнеханов лицейны ачу тантанасында.

Чара барышында лицейның директоры Владимир Трошин җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен әйтте.

– Усад авылы халкының хыялы чынга ашты. Бу комплекс заманча җиһазландырылган. Биредә акыллы һәм сәламәт шәхес үсеше өчен барлык шартлар бар. Район һәм республика җитәкчелегенә башкарган эше өчен рәхмәт, – диде ул.

 


Фикер өстәү