Үзара салым: бердән дүрт ясаучылар күпме?  

Республикада 12шәр мең сум күләмендә үзара салым җыючы авыллар бар. Кемдер 200 сум акча бирмәс өчен дә җан тартышып торганда, авыл мәнфәгате өчен 12 мең сумын да кызганмаучылар барлыгы сокландыра, әлбәттә. Кеше башыннан 5 мең сумга якын акча җыеп тапшыручылар да бар. Дөрес, сирәк кенә булса да, халык каршы булганлыктан, референдум узмаган авыллар да очрый.    

Татарстанда үзара салым программасы турында ишетмәүче кеше юктыр, булса да, сирәктер. 2013 елдан халыктан җыелган салым акчасы дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни халыктан җыелган бер сумга дүрт сум булып әйләнеп кайта. Аның ярдәмендә республиканың башка  программалары кереп җитә алмаган авыллар юллы булды, зират, һәйкәлләр төзекләндерелде, урамнар яктыртылды, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырылды, су проблемалары хәл ителде. Яхшы бит: җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шактый зур эшләр башкарыла. Кыскасы, хезмәт нәтиҗәсе – күз алдында.

Узган ел Мөслим районының Әлмәт авылында гаиләдәге һәр кешегә 4800 сум исәбеннән җыйганнар. Йортта ике кеше яши дип уйласак, бер гаиләдән 10000 сумга  якын акча  чыга дигән сүз.

– Акчаны максатчан җыйдык. Авылдагы су составында тимер күп иде. Шунлыктан, халык белән уйлаштык та, өстәмә су скважинасы казытырга булдык. Июньдә эшне башкарып та чыктык, – диде Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирҗанова.

Әлмәт авылында халык аз яши. Нибары 43 кеше генә.

– Беркем дә каршы килмәде. Әти-әниләре өчен балалары түләүчеләр дә булды. Гомумән, минем җирле халык иң беренчеләрдән булып җыеп тапшыра акчаны.  Мин үзем биш ел шушы вазыйфада. Ел да ике ай эчендә 100 процент җыеп тапшырабыз. Төрле суммалар җыйганыбыз булды. 1200–1700 сумга кадәр җыйган вакытлар да булды. Күптән түгел генә Өлкәннәр көне узды. Ул чакта да халык белән җыелышып, эшлисе эшләрне барладык.  Һәм шул аралашулардан соң, быел Әмәкәйдән 1500 сум җыярга кирәк булыр, дип чамаладык, чөнки аларда су скважинасы казытырга уйлыйбыз. Әлмәттә 1200 сум булыр дип торабыз. Алдагы елларда да юлларны, урам утларын карадык, скважинаны коймаладык, ике су каланчасын әйләндереп алдык. Киләсе елда Әмәкәйдә су мәсьәләсен ерып чыга алсак, бик яхшы булыр иде.

Быел әлеге авылларда референдумнар ноябрь уртасында узачак.

– Үзегез беләсез, бу көннәрдә халыкның башын башка борчулар басты. Шуңа күрә быел күңелдә бераз шикләнү, шом булса да, яхшыга өметләнәбез, – диде Илнара Шакирҗанова.

4800 сум җыйган авылга бер гаҗәпләнсәк, кеше башыннан 12 мең сум җыйганына икеләтә шаккаттык. Анысы Кукмара районында булып чыкты. Биредә 8 һәм 13 кешелек ике авылда әнә шундый суммада акча җыйганнар. Җыелган акчага суларны һәм юлларны караганнар.

Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина әйтүенчә, районда үзара салым акчасы бер дә җыелмый калган авыллар юк.

– Шул ук вакытта барлык кеше дә акча биреп бетермәгән авыллар да бар, ләкин андыйлар бик аз. Районыбызда 1әр мең сумнан җыючы авыллар да шактый. Алар янгын куркынычсызлыгы буенча мичкәләр алып куйдылар, юлларны карадылар. Районда ком-таш катнашмасы түшәлмәгән юллар калмады. Федераль грантта катнашучы авылларның халкы да кушылып, аерым бер урамнарны асфальтлаучылар булды. Узган ел халыктан 25 млн сум акча җыелган иде. Республика акчасын кушкач, 121 млн сумнан артып китте. Юллар, күперләр, җәяүле юллары, зиратлар каралды, янгын гидрантлары урнаштырылды, су системалары яңартылды. Кайбер авылларда күзәтү камералары да куелды, – диде ул.

Менә шулай күпләп акча җыеп, юлларында су, ут, юл һәм башка проблемаларны хәл итәргә тырышып йөрүчеләр белән бергә, акча җыюны кирәксезгә санаганнар да бар.

– Үзара салым акчасы җыю мәсьәләсендә артыгын мактана алмыйбыз, – ди Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров. –  Әйе, авылларда яхшы җыялар аны. 80–90 процент була. Тик без Казанга якын район булгач, башкала янәшәсендәге авылларда җыю бик авыр. Халыкның күпчелеге теркәлгән булса да, шәһәрдә яши. Яки акча бирүне кирәксенми.

Быелгы вазгыятьтә референдумнар уздырылып, авылларда эшләр эшләнерме? Әлеге сорауны республиканың муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенә юлладык.

– Быел да ноябрьдән башлап, җирлекләрдә референдумнар узачак. Илдәге вазгыятькә карамастан, халыктан җыелган акча үзара финансланып, авылларда уңайлыклар тудыру дәвам итәчәк, – дип җавапладылар безгә ведомствода. – Шунысын искәртик: үзара салым ул бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге генә. Ул референдум һәм тавыш бирү юлы белән халыкның бары тик үз ихтыяры белән генә җыела. Дәүләт ярдәме зур булуга карамастан, муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларында әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен акча җитмәскә мөмкин. Мондый шартларда җирле хакимиятләр үз җирлекләрендәге проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлекләр эзли һәм өстәмә инструментлар җәлеп итә. 2013 елдан башлап үзара салым акчасы җыю-җыймау турындагы карар референдумнар һәм җыеннар аша хәл ителә. Татарстан исә мондый мөмкинлектән актив файдалана.

Сан

– 2013–2022 елларда Татарстан бюджетыннан үзара финанслау өчен 7 млрд 812,9 млн сум акча бүлеп бирелгән. Быел бу сан 1352,1 миллион сумны тәшкил итә.

– 2013 елдан алып 2022 елның беренче яртыеллыгына кадәр 1972,59 млн сум үзара салым акчасы җыелган.

– 2015 елда халыкның – 87,9 проценты, 2016 елда – 86,6, 2017 елда – 86,9, 2018 елда – 82, 2019 елда – 82,9, 2020 елда – 81,9, 2021 елда 91,3 проценты үзара салым акчасы җыюда катнашкан.

– Узган ел үзара салым буенча җыеннар 890 авылда узды.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү