Бүген Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрә

Бүген Россия Президенты Владимир Путин бүген Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә Кырым күперендәге шартлау хакында фикер алышачаклармы-юкмы икәнлеге әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Бүген Президентның Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәсе планлаштырылган», — дигән ул.

Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, кагыйдә буларак, ул атна саен уза.

Шимбә көнне иртән Кырым күперендә йөк поездының артында ягулык цистернасына ут капты, шаһитлар социаль челтәрләргә аның фотоларын куйды. Өч кеше һәлак булды, корылманың автомобильләр йөри торган өлешендә ике торык җимерелеп төште. Террорчылыкка каршы илкүләм комитетта белдерүләренчә, янгын йөк машинасын шартлату нәтиҗәсендә чыккан.


Фикер өстәү