Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда КФУ филиалын ачуда катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанга килде. Ул берничә предприятиедә булачак, шулай ук Джизак шәһәрендә Казан федераль университетының филиалын ачу тантанасында катнаша.

Моннан тыш, сәфәр программасында республика өлкәләре хәкимнәре белән очрашу да планлаштырылган. Татарстан делегациясе составында берничә зур предприятие, шулай ук Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән компанияләр җитәкчеләре бар, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү