Минзәлә аэроклубы мәйданында 16 кешенең гомерен өзгән фаҗигага бер ел булды

Узган ялларда Минзәләдә аэроклуб мәйданында L 410 самолетында һәлакәткә очрап һәлак булганнар истәлгенә аллея ачылды. Исегезгә төшерәбез, фаҗига нәкъ бер ел элек, 2021 елның 10 октябрендә булган иде.

Аэроклуб мәйданына һәлакәтттә гомерләре өзелгән кешеләрнең туганнары һәм якыннары җыелды.

Зыян күргән L 410 самолетында Россиянең 7 төбәгендә яшәүчеләр була. Фаҗига вакытында бортта барлыгы 20 парашютчы һәм ике экипаж әгъзасы булуы мәгълүм, аларның 16сы үлде.

Авиаһәлакәттә вафат булган Илнар Гайфуллин фаҗига алдыннан: Минем өчен догада булыгыз…


Фикер өстәү