«Кыямәт алды» билгеләре кая илтеп җиткерер?

Бөтен дөнья буйлап табигать системаларының да, сәяси системаларның турбулентлык зонасында хәрәкәте һәм яңа форматка күчү дәвам итә. Зур империяләр таралганда, кешелек җәмгыяте һәрвакытта да йогышлы чирләрдән, табигый бәла-казалардан, халыкларның үзара тарткалашуыннан интегә. Үткән атна вакыйгаларының үсеш векторы менә шул закончалыкка буйсынып дәвам итте.

Һава торышын күзәтүләр тарихында беренче тапкыр Гренландияне каплап алган боз тавының иң югары ноктасында кар түгел, яңгыр яуды. Нәтиҗәдә елның бу вакытына туры килүче боз эрү күләме тәүлеклек уртача күрсәткечне 7 тапкыр узып китте. Соңгы елларда климат үзгәрүе нәтиҗәсендә боз эрү темплары болай да нык тизләнгән иде инде. Гадәттә боз яр кырыеннан эреп килә, ә хәзер утрауның эчке районнарындагы моңарчы беркайчан да җылынмаган биек нокталар эри. Бу гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – һава температурасының, нуль градустан югарырак күтәрелеп, озак торуы. 14–16 август көннәрендә Гренландия өстендә 7 миллиард тонна яңгыр яуды. Гренландия бозлыкарының эрүе дөнья океанының күтәрелүе белән куркыныч. Бу исә коточкыч су басуларга китерәчәк. Әгәр утраудагы бөтен бозлар эреп бетсә, дөнья океаны 6 метрга күтәреләчәк. Хәзер үк инде ул 20 сантиметрга күтәрелгән. Галимнәр Гренландиядәге табигать күренешен климат үзгәрешләренә бәйле зур кыңгырау чылтыравы буларак кабул итәләр. Көчле яңгырлар һәм ярсулы давыллар нәтиҗәсендә планетаның төрле почмакларныда су басулар гадәти күренешкә әйләнеп бара бит инде. Якшәмбе көнне Нью-Йоркта «Генри» ураганы нәтиҗәсендә Гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Җәмгыятьтә дә шундый ук гадәттән тыш тетрәнүләрнең тулы бер сериясе дәвам итә. Ливандагы хәлне сәясәт белгечләре «Кыямәт алды» дип бәяләделәр. Илдә икътисади кризис нәтиҗәсендә бензин кытлыгы күзәтелә. Даруханәләрдә иң гади даруларны да табып булмый. Ягулык салу станцияләрендә атышлар нормага кереп бара. Электр уты юк, 38–40 градус эсселектә кондиционерлар эшләми. Икмәк китерүдә өзеклекләр еш була. Бөекбританиянең Ливандагы илчелеге, яшәү шартлары куркынычка әверелү сәбәпле, хезмәткәрләренең бер өлешен эвакуацияли.

«Талибан»* Әфганстандагы хәлне контрольгә ала башлады. Күпчелек провинцияләрдә тынычлык урнашып килә, яңа хакимият белән хезмәттәшлек башланды. Әмма үткән атнада Баглан провинциясендә, сепарат көчләр баш күтәреп, берничә районны үз кулларына төшерделәр. Андраб тарлавыгында шул сәбәпле сугыш хәрәкәтләре башланды. Фетнәчеләр кулына күчкән өч район якшәмбе көнгә инде кайтарып алынды. Пәнҗшер төбәгендә, «Талибан»га* зур каршылык күрсәтү өчен, Әхмәд Мәсүд җитәкчелегендә кораллы көчләр тупланды. Алар каршылыкны көч кулланмыйча һәм кан коймыйча хәл итәргә тырышып карадылар. Россия дипломатларын ярдәмгә чакырдылар. Шунысы игътибарга лаек: Кремль талиблар** белән уңышлы хемәттәшлек итә һәм аларга ярдәм күрсәтү юлына басты. Әмма Пәнҗшер фетнәсен Мәскәү арадашлыгы белән дә тыныч хәл итеп булмаска охшаган. Бу юллар язылыр алдыннан, якшәмбе кичендә, «Талибан»* көчләре баш күтәрүчеләрне дүрт яктан да чолгап алдылар һәм һөҗүм башларга әмер көтәләр.

Әфганстанда яңа социаль-икътисади система бөреләнергә тырыша. Глобаль капитализмга алмашка киләчәк ул система әлегә уңышка ирешә алырмы, әйтү кыен. Әмма халыкара мөнәсәбәтләрдә зур үзгәрешләр мәйданга килеп ята, монысы инде ачык күренә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

*Россиядә тыелган экстремистик оешма

**Россиядә тыелган экстремистик оешма вәкилләре


Фикер өстәү